Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 18:19

“Ил алга барырга тиеш, шуннан башка киләчәк юк”

Президент Владимир Путинның йомгаклау матбугат конференциясе икътисади күрсәткечләрне барлаудан башланды.

-- Тулай эчке продукт -- 1,7 процентка, эшкәртү тармагында күрсәткечләр 3,2 процентка артты. Халыкның реаль керемнәре үсеше -- 0,5 процент. Хезмәт хакының реаль дәрәҗәсе дә үсә. Узган атнада бераз үсеш билгеләп үтелсә дә, кулай инфляция саклана. Эшсезлек кими. Узган елда әлеге күрсәткеч тарихи минимумда булды, -- диде Владимир Владимирович. -- Финанс тармагы ныгый, алтын-валюта резервы арта. 2011 елдан башлап беренче тапкыр бюджет профицитына ирешелде. Дәүләт байлыгы фонды да үсә. Быел пенсиянең уртача еллык күләме 14163 сумга җитте.
Владимир Путин гомер озынлыгы артуга да игътибар итте. Быел ул 72,9 ел тәшкил итә, узган елда 72,7 иде, дип билгеләп үтте Президент.
Беренче сорауны, традиция буенча, Кремль пулына кергән ТАСС хәбәрчесе бирде: “Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруның мәгънәсе һәм аңа ышаныч бармы?”
-- Илгә алга китү кирәк, шуннан башка киләчәк юк, -- дип ассызыклады Владимир Путин. -- Максат куймыйча гына ахыргы нәтиҗәгә ирешеп булмый. Моның өчен ресурслар кирәк, Хөкүмәт һәм власть аларны эзләү белән шөгыльләнә.
Журналист икътисад торышы турында сорды: “Сез Медведев командасы белән канәгатьме? Хөкүмәт үз эшчәнлеге фаразларында нәрсәгә таяначак?”
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, исәпләүләрне “механик рәвештә” алып барырга ярамый. 2008 елдан икътисад үсеше 4,7 процент тәшкил иткән. Русия дөньяда бишенче икътисад булырга тиеш. 2021 елдан Хөкүмәт үсешне 3 процентка планлаштыра. Икеләнүләр булуы мөмкин, әмма иң мөһиме -- икътисадның башка лигасына керү.
Фото: Кремлин ру сайтыннан.
Читайте нас: