Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 18:16

БСТ каналын караячакбызмы, бюджет нинди булачак?..

Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы дүртенче пленар утырышында шушы һәм башка мсәьәләләр каралды. Аңа республика парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелек итте.

Утырышның көн тәртибенә алтмышка якын сорау чыгарылган иде, аларның кырыктан артыгы икенче һәм өченче укуда тәкъдим ителгән республика законнары проектларына кагыла.
Утырыш илебезнең мәгълүмати киңлегендә төбәк һәм муниципаль телеканалларны саклап калу зарурлыгы турында республика парламентының Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевка мөрәҗәгатен кабул итүдән башланды. Санлы телевидениегә күчү нәтиҗәсендә республикада яшәүчеләргә бушлай тәкъдим ителүче каналлар пакетына төбәк телеканаллары кертелмәү сәбәпле, халыкның БСТ һәм муниципаль телевидениене караудан мәхрүм калу ихтималлыгы борчый депутатларны.
Арытаба депутатлар 2019 елга республика бюджетын кабул итте. Киләсе елга Башкортстан бюджеты керемнәре – 175,6, чыгымнары 195,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. 20 миллиард сум күләмендәге дефицит узган ел тупланмалары һәм алып торулар исәбенә капланачак. Шулай ук, 2020-21 елгы план чорына бюджетка кагылышлы документлар кабул ителде.
Арытаба республикадагы күпфтирлы йортларда капиталь ремонт, мәгариф, аеруча сакланучы территорияләр, гаилә, сугыш һәм хезмәт ветераннары турындагы һәм башка мөһим мәсьәләләргә кагылышы закон проектлары каралды, республика парламентының Дәүләт думасына тәкъдим итәчәк закон чыгару башлангычлары тикшерелде, кайбер район-шәһәрләрнең мировой судьялары расланды.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: