Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 18:21

Без - Конституцияле республика!

Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев республика Конституциясенә 25 ел тулу уңаеннан оештырылган тантаналы җыелышта катнашты.

- Бик күп социаль объектлар озак еллар биредә яшәүчеләр өчен хезмәт итә. Конституция төбәкнең икътисади, социаль, сәяси, мәдәни үсешенә йогынты ясады.
Конституция җәмгыятьне берләштерде. Чирек гасыр элек кабул ителгән бу хокукый база бик күп башлангычларга юл ачты.
Киләчәктә дә безнең алда нинди генә мәсьәләләр барлыкка килмәсен, без аларны хәл итә алачакбыз, чөнки без Русия һәм Башкортстан конституцияләренә таянабыз, - диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.
Фото: Гөлия Гәрәева фотосы
Читайте нас: