Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 11:15

Башкортстанга игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ведомство җитәкчесе Денис Мантуровның республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашуы үтте.

Очрашу барышында республиканың сәнәгать предприятиеләре үсеше, индустрия өлкәсендә стратегик проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре күтәрелде. Радий Хәбиров министрлыкка Башкортстанга игътибары һәм предприятиеләргә ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Денис Мантуров белән Радий Хәбиров Башкортстанда газ-мотор ягулыгы базары үсеше турында фикер алышты. Ведомство башлыгы моннан ары да республика предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Фото: Башинформ
Читайте нас: