Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 18:14

Барысында да бар, Путинда юк. Нәрсә ул?

Башыгызны ватмагыз, бу — смартфон. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, смартфонлы булу тулысынча үтәкүренмәле булуны аңлата, ә Русия кебек дәүләт башлыгы андый була алмый, дигән.

Ул, шулай ук, смартфонга ия булуны “ирекле эксгибиционизм”, ягъни бөтен нәрсәнеңне кеше хозурына чыгару, дип атаган. Ябык Хөкүмәт элемтәсенең иске, йөрәккә якын телефоннары бөтен смартфоннардан соң да исән калачак, дигән ул.
Путин мәгълүматны үзе өчен әзерләнгән папкалардан һәм телевизион дайджестлардан ала, Интернетка да күз сала икән. Смартфоны юклыгы турында ул февральдә үк әйткән иде.
Фән һәм мәгариф буенча совет утырышында Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, һәр кешенең кесәсендә булган смартфоннарда яздырылган хәбәрне эшкәртү өчен бер литр су кайнаткан кадәр энергия таләп ителә, диде.
— Сез, барча кешедә дә бар, дидегез, ә минем смартфоным юк. Сездә дә юкмы? Күрдегезме? Ә бит барысында да бар! — дип җавап бирде Президент.
Фото: svopi.ru
Читайте нас: