Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 декабрь 2018, 18:12

"Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр бу кадәр үк ерткыч түгелләр..."

Онкологик авыру белән җәфаланган хатынын кыйнап үтергән ир суд алдына басты.

19 декабрьдә республика прокуроры Андрей Назаров катнашлыгында Зианчура районының Үтәгол авылында булган җинаять эше буенча фикер алышулар үтте.
Мәгълүм булуынча, быел апрельдә исерек ир 61 яшьлек хатынын кыйнап үтергән. 4нче стадиядәге онкологик авыру белән җәфаланган хатын авыр хәлдә булган. Җаһил аны башта кыргыйларча тукмаган, аннары берничә тапкыр пычак кадаган... Әнисенең үле гәүдәсен күрү белән уллары полиция чакырткан.
Ир үзенең гаебен өлешләтә таныган. Ул инде моңа кадәр дә, 2014 елда, авылдашын бик каты кыйнап, хөкем ителгән булган. Республика прокуроры җинаятьчене 19 елга иркеннән мәхрүм итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Фото: Realty.rbc.ru
Читайте нас: