Чарада Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, республиканың элекке Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнары, предприятиеләр җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар вәкилләре, хезмәттә һәм җәмәгать эшчәнлегендә танылу алган гражданнар катнашты.
Радий Хәбиров эшчәнлегендә үзенең төп өстенлекләрен билгеләде. Болар — һәр кеше турында кайгырту, республика халкының тормышын яхшырту.
Бүген без гәзит укучыларыбыз игътибарына әлеге Юлламаның тулы текстын тәкъдим итәбез.
Хәерле көн, чакырылган хөрмәтле кунаклар һәм тапшыруны караучылар!
Мин бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына гына түгел, Башкортстанның барлык дүрт миллион халкына мөрәҗәгать итәм. Әлеге Юллама гадәти, формаль директива гына түгел. Кешеләр, аларның куанычлары, проблемалары һәм аларны ничек бергәләп хәл итәчәгебез турында сүз алып барачакмын.
Мине еш кына, аерым төбәктәге тормышны беркем дә яхшырта алмый, дип ышандырырга тырышалар. Әмма моның алай түгеллегенә иманым камил. Республикабызда гади хезмәтчәннәр, артык сүз куертмыйча, мөмкин булмаганны башкарган осталар бик күп. Бүген бу залда да шундый тырыш эшчәннәр шактый. Мәсәлән, Мәләвез районының “Ашкадар” авыл хуҗалыгы кооперативы комбайнчысы Сергей Локтионов. Агымдагы елда ул 4200 тонна ашлык суктырып алган, ягъни норманы дүрт тапкыр арттырып үтәгән! Сергей — өлкән яшьтәге кеше. Бездә тагын да аграр университет студенты, комбайнчы Айгиз Сәләмов бар. Ул норманы икеләтә арттырып үтәгән. Гәрчә шул ук вакытта башкалар бу мөмкин түгел дип исәпләсә дә. Егетләр, басыгыз, зинһар. Бергәләп сезне тагын бер тапкыр алкышлыйк әле.
Мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтү, һәр кеше, һәркайсыгызның тормышын яхшырту турында хәстәрлек күрү минем өчен төп өстенлек булачак. Тагын да бер тапкыр ассызыклыйм – нәкъ менә һәр кеше турында хәстәрлек. Социаль статусына, нинди милләт яисә дин вәкиле булуына карамастан. Җәмгыятьне теге яки бу үзенчәлекләре буенча бүленүнең бервакытта да яхшылыкка китермәве тарихтан барыбызга да мәгълүм. Шуңа күрә бүген барыбызны да, беренче чиратта, бердәмлеккә һәм туплануга, балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәргә теләгән республиканы, уртак йортыбызны төзү җәһәтеннән бердәм эшләргә чакырам.
Республикада властьның законлы һәм демократик алмашынуы традицияләрен ныгыту, элекке җитәкчеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, өлкән буынга аерым хөрмәт турында әйтергә телим. Бүген бу залда безнең белән бергә Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов та утыра. Авыр борылыш елларында ул республика данын саклап калды, арттырды. Мин аны бик хөрмәт итәм. Рәхмәт Сезгә, Мортаза Гобәйдулла улы!
Шулай ук Рөстәм Зәки улы Хәмитовка рәхмәт әйтәсем килә. Властьның ачыклыгы, колачлы мәдәни форумнар, ШОС һәм БРИКС саммитлары, республиканың дөньяда танылу яулавы — болар күпчелек нәкъ Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе.
Төбәгебез үсешендә “Башнефть”, Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе, “Газпром нефтехим Салават” һәм башкалар кебек Башкортстан икътисады флагманнарының зур әһәмиятен билгеләргә кирәк. Бу предприятиеләрне күтәрүчеләрне – хөрмәтле хезмәт ветераннарын сәламлисем килә. Бүген аларның кайберләрен шулай ук бу залга чакырдык. Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт. Без сезнең хезмәт казанышларыннан үрнәк алачакбыз.
Русия Президенты Владимир Путин, май указында киләсе алты елга Русиянең үсеш стратегиясен тәкъдим итеп, кешеләргә саннар яисә процентлар кирәкми, алар яшәү сыйфатының чынлап та яхшыруын көтә, дигән иде. Үземнең эшчәнлегемне нәкъ шушы юнәлештә корырга ниятләдем.
Эшнең башлангыч көннәрендә ук Хакимияткә инцидент-менеджментка тоташырга куштым. Бу автоматлаштырылган система республика халкы өчен меңнәрчә кискен проблеманы көн саен ачыклый. Алар катгый контроль вакыты белән кичекмәстән коллегаларыма җибәрелә. Власть органнарында эшләүчеләргә, тармак, биләмәләр үсеше, кешеләрнең иминлеге өчен җавап бирүчеләргә аерым таләп булачак. Минем командада күзләрендә очкын сүнгән битараф кешеләргә урын юк.
Тагын да бер шартым — булдыксыз чиновникларны бервакытта да якламаячакмын. Власть үзенең сафында коррупция кебек күренешне танырга, аңа каршы көрәшергә, чиновникларны закон алдында актан-ак, пакьтән-пакь дип кабул итмәскә тиеш.
Гомумән, идарә итү кадрларын сайлау системасына гражданнарның сораулары бик күп. Бездә шундый хәл күзәтелә — кайбер башлыклар үз вазыйфасында дистәләрчә ел утыра, еш кына зур шау-шудан соң гына эшеннән бушатыла. Яисә дистәләрчә ел утыра, әллә ни көч тә салмый, үз урынын мөмкин кадәр озаграк саклап калу турында гына уйлый. Бу өлештәге төп положениеләр 131нче Федераль законда ныгытылганга күрә, “Башкортстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы” Ассоциациясенең бу проблеманы өйрәнүен оештыруны сорыйм. Бәлки, сез шәһәр һәм район депутатлары советлары белән берлектә, властьның башка дәрәҗәләрендәге кебек үк, муниципаль берәмлек башлыгы да үз вазыйфасында рәттән ике сроктан артык эшләмәскә тиеш дигән нәтиҗәгә килерсез. Җитәкче үзенең идарәче куәтен һәм башлангычларын тулысынча гамәлгә ашырсын өчен бу вакыт, минемчә, җитә. Әйткәндәй, ике срок нәтиҗәле эшләгән профессиональ идарәчеләр — ә андыйлар бездә байтак — һәрхәлдә, эшсез калмаячак.
Башкортстанның беренче Президенты:
“Алга, Башкортстан!”— Ике ай эчендә Радий Фәрит улы күп кенә шәһәр һәм районнарда булды, бүген республика халкының ничек яшәвен белде. Кызганычка каршы, соңгы берничә елда Башкортстанда гамәлдәге һәм эшләүче идарә системасы какшаган. Элек шул ук Баймак, Хәйбулла яисә Әбҗәлил районнарында яшәүчеләр басуларда һәм фермаларда эшләсә, хәзер башка төбәкләргә эш эзләп китәргә мәҗбүр. Мин бүгенге Юлламаны уңай бәялим.
Радий Хәбиров авылда үсте, төрле вазыйфаларда, шул исәптән Мәскәүдә дә, эшләде, шуңа күрә аның тормыш тәҗрибәсе бай. Аңа минем киңәшләрем кирәкми дип саныйм. Радий Фәрит улы бүген республикада булган барлык проблемалар турында сөйләде, чыгышы гадәти булмаган, яңа форматта үтте. Ул башкарма власть алдына үтәлергә тиешле тәгаен бурычлар куйды. Башкортстан югалган позицияләрен кире кайтарырга тиеш. Республика халкына бәхет, иминлек, яхшы тормыш һәм иң мөһиме — сәламәтлек телим.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе:
“Алга, Башкортстан!”– Юллама үзенең чыгыш ясалу урыны һәм төре буенча яңалыкларга бай булды. Ул эчтәлеге белән һәркем өчен аңлаешлы, шул ук вакытта анык һәм мәгънәле. Төбәк җитәкчесе мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, яшьләр һәм социаль сәясәт өлкәләрендә законнарны камилләштерү кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрде. Төбәкнең колачлы дәүләт проектларында катнашуы мөһимлеге билгеләнде. Аларны гамәлгә ашыруның төп базасы, һичшиксез, икътисад. Инвесторлар һәм федераль акчаларны җәлеп итү, республика ия булган зур күләмле икътисади куәтне файдалану мәсьәләләре көнүзәк булып тора. Кешеләрнең тормыш шартлары яхшыру бу эшнең нәтиҗәсе буларак кабул ителергә тиеш. Республикага җитәкчелек итә башлаган көннән алып, Радий Фәрит улы үзен төбәк халкының ихтыяҗларын һәм өметләрен тирәнтен аңлаучы, республика язмышы өчен чын күңелдән борчылучы кеше буларак күрсәтте. Бүген залда икътисад, мәгариф, социаль өлкә, спорт тармакларында югары казанышларга ирешкән төрле яшьтәге республиканың район һәм шәһәрләреннән килгән кешеләрне күрү урынлы булды. Бу безнең республиканың иң мөһим хәзинәсе – кешеләр булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Бу безнең төп куәтебез. Аны сакларга, якларга, үстерергә кирәк. Радий Хәбиров бүген депутатларга гына түгел, башкарма власть органнары, иҗтимагый оешмалар, барлык республика халкына мөрәҗәгать итте. Шулай да Юллама, беренче чиратта, депутатларга кагыла. Без аның төп тезислары буенча эшне башладык та инде. Юлламада чагылыш тапкан бер фикер дә, идея дә тормышка ашмый калмас.
Гомумән, шәһәр һәм район башлыкларына килгәндә, мин сезне башкорт Рудольф Джулианиларына әверелергә чакырам. Кемдер аны белми икән — бу шәхес дөньяда иң билгеле һәм иң уңышлы муниципалитет башлыгы. Аның “ватык тәрәзәләр теориясе” белән таныш булганнар иң катлаулы һәм ташландык муниципалитетта да, бик теләсәң, хәлне яхшы якка үзгәртергә мөмкин икәнлеген белә. Проблемаларны көн саен тыныч кына хәл итсәк, акрынлап нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Әгәр дә йортыбыздагы бер “ватык тәрәзә”гә риза булып калсак, озакламый шундагы барлык тәрәзәләр дә ватылачак. Бергәләп кирәк урынны эзмә-эзлекле “ямыйк”, “йөзлик”, пыялалар, өлгеләр куйыйк.
Балалар түбәсе җимерелеп төшәрлек мәктәптә укырга тиеш түгел. Кеше-ләрнең сәгатьләр буена поликлиникада, күпфункцияле үзәктә чиратта торуына, кыш автобус тукталышларында өшүенә юл куярга ярамый. ХХI гасырда бала-ларыбызның мәктәпкә ка-раңгы урамнардан йөрүенә битараф калырга ярамый.
Власть йортларда яктылыкны һәм җылылыкны тәэмин итәргә, аларга ремонт ясарга, юлларны кардан тазартырга, урамнарда, ихаталарда, подъездларда чисталык булдырырга тиеш. Кемгәдер боларның барысы да вак-төяк булып күренүе ихтимал. Чынлап та, көндәлек эштә бернинди геройлык та юк. Әмма республика халкы бездән, беренче чиратта, үзләре өчен мөһим булган нәкъ шундый проблемаларны хәл итүне көтә. Тәртип булдырырга республикада, уртак йортыбызда “генераль өмә ясарга” вакыт.
Моның өчен власть еш кына бик авыр, мөмкин булмастай эшләрне башкарырга тиеш. Дуван районының Тастүбә авылындагы мәктәпкә күз салыгыз. Бинаның бер өлеше авария хәлендә. Балаларга төшке аш өчен чиратлап күрше балалар бакчасына йөгерергә туры килә. Әмма, шуңа карамастан, коллектив бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Мәктәп тәмамлаучылар ел саен илнең танылган югары уку йортларына керә. Шул ук вакытта күпләр, мондый шартларда моңа ирешергә мөмкин түгел, дип әйтер иде, мөгаен. Тастүбә авылы укытучылары шулай ук бу залда утыра. Басыгыз, зинһар! Зур рәхмәт сезгә, коллегалар! Минем кушуым буенча ел ярым-ике елдан яңа мәктәптә эшләячәксез.
Безгә, гомумән, республикадагы барлык иске, авария хәлендәге мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын бетерергә кирәк. Бүген андый мәктәпләр хәтта Уфада һәм башка шәһәрләрдә бар. Районнарда алар бик күп. Хөкүмәткә мәктәпләр төзү, авария хәлендәгеләрен капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү, аларны заманча корылмалар белән җиһазландыру, башка тиешле уңайлыклар белән тәэмин итү программасын кабул итү бурычын йөклә-тәм.
Бездә әле балалар бакчаларында өч яшькә кадәр-ге ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур. 2021 елга яңа 49 балалар бакчасын сафка кертүне планлаштырабыз. Әмма бу да мәсьәләне тулысынча хәл итмәячәк. Аз чыгымлы алымнарны файдаланырга — муниципалитетлардагы биналарны бу максатка бушлай тапшырырга кирәк. Гражданнарда ихтыяҗ бар икән, шәхси балалар бакчаларын, сабыйларны карау, тәрбияләү төркемнәрен ачу, моның өчен эшкуарларга һәм коммерция карамагында булмаган оешмаларга субсидияләр һәм грантлар бүлү зарур.
Өч яшькә кадәрге балаларны бакчада урыннар белән тәэмин итү буенча анык “юл картасын” тәкъдим итүне сорыйм.
Балалар бакчалары буенча тагын да бер мөһим мәсьәлә. Сүз ата-ана түләү-ләрен компенсацияләү турында бара. Закон буенча мондый түләүгә гаиләнең кереме бер әгъзага исәпләгәндә икеләтә яшәү минимумыннан югарырак булмаганнар гына хокуклы. Гражданнарның үтенече буенча ул 2019 елның 1 гыйнварына кадәр кичектерелгән иде. Кешеләрнең кичереш-ләрен аңлыйм. Керемдәге бәләкәй генә аерма да еш кына бик кирәкле шундый ярдәмне бирмәүгә китерә.
Балалары бакчага йөрү-че барлык гаиләләргә, их-тыяҗ булу-булмауга карамастан, булышлык күрсәтергә карар иттем. Хөкүмәт-тән бу максатка акча бүлүне планлаштыруны сорыйм. Гомумән алганда, бер миллиард сум бүләргә кирәк. Һәм без бу мөмкинлекне табачакбыз. Сабыйларның барысына да һәрьяклы үсеш һәм мәктәпкә әзерлек өчен шартлар тудыру безнең өчен бик мөһим.
Сезне республикадагы иң яхшы мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләренең берсе — Саҗидә Ходайбирдина белән таныштырырга телим. Ул Сибайдагы “Аленушка” балалар бакчасын җитәкли. Дистәләгән һөнәри конкурс җиңүчесе. Басыгыз, зинһар! Балалар бакчасында искиткеч яхшы шартлар тудырганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәт!
Укучыларның сәламәт-леген саклауга аерым игътибар бирәчәкбез. Безнең өчен балаларның сәламәтлеге — әхлакый күрсәткеч.
Ата-аналар үзләренең мөрәҗәгатьләрендә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларның туклануын оештыруга кагылышлы сорауларны бик күп бирә. Минемчә, бу мәсьә-ләләр буенча муниципалитетлар үзләре карар кабул итәргә, иң яхшы гамәлләрне кулланырга тиеш. Бу өлкәдә нәтиҗәле, ачыктан-ачык системаны җайга салгач, балаларны җылы аш белән адреслы тәэмин итү буенча нинди өстәмә ярдәм күрсәтә алуыбыз турында бергәләп уйлашырбыз. Хөкүмәткә киләсе елның 1 июленә кадәр бу мәсьәләләрне тулысынча хәл итү бурычын йөкләтәм.
Күптән түгел генә үзен-чәлекле балаларның ата-аналары белән эчкерсез сөйләшү булды. Коллегаларыма бу юнәлештәге эшегезнең сыйфатына зур игътибар бирәчәкмен дип белдерәм.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле баланы карау буенча пособие күлә-мен арттыру мәсьәләсен тикшерү бурычын куям. Республика шулай ук, балаларны реабилитацияләүгә сертификатлар бирәчәк, шул исәптән шәхси үзәкләр-дә дә. Уфада һәм респуб-ликаның төньяк-көнчыгы-шында заманча реабилитация үзәкләре оештыру киләсе адым булачак.
Киләсе елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм алар тәрбия-ләнгән гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә бүлен-гән акча күләмен икеләтә арттырачакбыз. Бу 170тән артык гаиләнең торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. “Югалтулар юк” фонды — республикада кечкенә пациентларга паллиатив ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма. “СоДействие” җәмәгать оешмасы исә үзенчәлекле балалар тәрбияләнүче гаиләләргә ярдәм күрсәтә. “Балаларыбыз” хәйрия фонды дәваханәләрдә кечкенәләргә ярдәм күрсәтү, шулай ук балалар йортларындагы үсмерләрне үзаллы тормышка әзерләү буенча социаль проектларны тормышка ашыра. “Үзенчәлекле балалар” фонды кечкенәләргә авыр чирләр-не кисәтүдә булышлык итә.
Бездә федераль конкурсларда уңышлы катнашу мисаллары бар. Мәсәлән, Авыргазы районында республикада бердәнбер библиотерапия үзәге ачылды. “Доктор Китап” проекты “Шәһәр һәм авылларның мәдәни мозаикасы” Бөтенрусия конкурсында җиңеп чыкты һәм сокландыргыч үзәкне җиһазландыруга 500 мең сумлык грант алды. Биредә уен зонасы оештырылган, махсус җиһазлар, китаплар бар. Начар күрүче балаларга турыдан-туры ярдәм күрсәтелә.
Бу китапханә хезмәткәр-ләре дә бүген залда утыра. Сезгә изге күңелегез өчен рәхмәт! Басыгыз, зинһар! Чакырсагыз, сезгә мотлак кунакка киләчәкмен һәм бергәләп нинди ярдәм кирәклеген хәл итәрбез. Зур рәхмәт!
Сәламәтлек темасын дәвам итеп, дәваханәләрне, поликлиникаларны, аеруча ташламага ия кешеләрне дарулар белән тәэмин итүне тәртипкә китерергә — заявкаларны вакытында һәм дөрес төзергә, конкурс гамәлләрен үткәрергә, сатып алынган препаратларны файдаланырга кирәк, дип әйтмәкчемен. Дарулар һәр чирлегә өзеклексез һәм адреслы барып җитәргә тиеш.
Без акча таптык һәм сирәк очрый торган чирләр-дән интегүче авыруларны препаратлар белән ел ахырына кадәр тулысынча тәэмин иттек. Киләсе елдан Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча шундый авыруларның бер өлеше федераль акча исәбенә тәэмин ителәчәк. Республика бюджетыннан артып калган ре-сурсларны төбәктәге ташламаларга ия башка кешеләрне дарулар белән тәэ-мин итүгә юнәлтәчәкбез.
Бездә авария хәлендәге, искергән медицина учреждениеләре шактый. Дәва-ханә, поликлиника бинала-рының яртысына диярлек капиталь ремонт таләп ителә. Алар исәбендә — авыл амбулаторияләре, 600дән артык фельдшер-акушерлык пункты. Шәһәрләрдә поликлиникалар җитешми, аеруча яңа торак бистәләрендә. Монда төзе-леш компанияләренең да гаебе бар. Алар еш кына шундый бистәләрдә социаль объектлар төзү йөкләмәсен үтәми. Ә җаваплы хезмәтләр моңа “күз йома”. Шундый хәлләргә кискен киртә куячакмын, дип вәгъдә итәм.
Республика Хөкүмәтенә медицина оешмалары биналарын төзү, гамәлдәге-ләрен капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү, аларны заманча җайланмалар бе-лән җиһазландыру программасын булдыру бурычын куям.
Гомумән, сәламәтлек темасы минем өчен һәрвакыт өстенлекле булачак. Шул исәптән — эчкечелеккә һәм тәмәке тартуга каршы көрәшү дә. Кемгәдер бу тема йөдәтеп беткәндәй тоелыр, әмма ул “яман гадәт” кенә түгел. Ул — гаиләләрне таркатучы, кешеләрне үтерү-че, имгәтүче, үз-үзеңә кул салуга, көч куллануга, үтерешләргә, янгынга, үлемечле фаҗигаләргә ките-рүче куркыныч социаль афәт.
Республиканың Ведомствоара җәмәгать иминлеге советына хокук саклау һәм контроль структуралары белән берлектә балигъ булмаганнарга хәмер һәм тәмәке, легаль булмаган һәм сертификатсыз алкогольле сыекчалар сатуга киртә кую, сәүдә оешмаларының тиешле лицензия-ләрен тикшерү буенча эшне көчәйтү бурычын йөкләтәм.
Беренче чиратта яшьләр мохитендә эчкечелекнең һәм тәмәке тартуның таралуына каршы көрәшне җайга салырга кирәк. Бездә эчкечелек йогынтысына бирелгән, имин булмаган гаиләләр күп. Аларның барысы да исәптә тора, урындагы власть аларны белә. Бәла килгәнен көтмәскә, шундый гаиләләр белән эшләргә кирәк. Участок инспекторлары, социаль хезмәткәрләр, укытучылар бу мәсьәләләргә битараф калырга тиеш түгел.
Бүген авыруларны кисә-тү турында күп сөйлиләр. Шул ук вакытта предприя-тиеләрдә бу эш белән шөгыльләнү өчен бернинди дә икътисади этәргеч юк. Аларның барысы да Мотлак медицина страховкасы фондына бер үк тарифны түли. Ә ул аз түгел – хезмәткә түләү фондының биш проценттан артыгы. Аерым предприятиеләр өчен исә бу – дистәләрчә миллион сум.
Страховкалаучыларны хезмәткәрләрнең авыруларын кисәтүгә этәрүнең икътисади алымын гамәлгә кертү өчен федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча республика Дәүләт җыелышы-Корылтайдан Дәүләт думасына закон башлангычы тәкъдим итүне сорыйм.
Бүген, вакыт белән исәпләшмичә, еш кына гади генә уңайлыклар булмавына да карамастан, катлаулы шартларда көн саен кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калучы медицина хезмәткәрләренең барысына да рәхмәт әйтергә телим.
Мәсәлән, фельдшер Сә-финә Гәрәева турында берничә сүз. Ул 40 елга якын Әбҗәлил районының Әүмеш авылында кешеләр-не дәвалый. Ярдәмчел һәм тәҗрибәле белгеч. Ул хаклы рәвештә авыл халкында хөрмәт казанган. Сезгә зур рәхмәт!
Медицина кадрлары җитешмәү җитди проблема булып кала. Бүген безнең дәвалау учреждениеләренә өстәмә рәвештә 1300гә якын табиб кирәк.
Киләсе елда районнарга һәм бәләкәй шәһәрләргә эшкә юлланган 125 табиб — тар белгечнең һәрберсе бер миллион сум акча алачак. Килешү төзеп, “Авыл табибы” программасында катнашкан, әмма төрле сәбәпләр буенча шушы акчаны ала алмаган тагын 150 белгечкә түләү булачак. Моңа бәйле муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм. Белгечләр җитмәү проблемасыннан качып, бу безнең вәкаләткә керми, дип әйтмәгез. Сезнең террито-риядә килеп туган һәр хәл-вакыйга — сезнең җаваплылык даирәсе!
Көтеп ятмагыз, активлык күрсәтегез, кирәкле белгечләрне үзегез эзләгез, социаль, көнкүреш җәһәтеннән аларга ярдәм итегез. Ни эшләсәгез дә эшләгез — тик алар сездә калсын. Барлык тырышлыгыгыз якташларыгызның сәламәтлеге өчен рәхмәт булып әйләнеп кайтыр. Менә, мәсәлән, ике ел элек Ырынбурдан Мә-четле районының Түбән Бобино авылына “Авыл табибы” программасы буенча Сәлмиевлар гаиләсе килгән. Дәваханә ел буе алар арендага алган фатир өчен түләгән. Әле программа нигезендә түләнгән бер миллион сумга алар үз йортын сала. Урындагы халык та табиблардан канәгать.
Марат Сәлмиев әле бу залда. Без аны хатыны белән бергә чакырган идек. Ул да табибә. Өченче сабыйларын көткәнгә күрә, ул кыш көне озын юлга чыгарга тәвәкәллек итмәгән. Сабыегыз үзенең тарихи ватанында туган тәүге балагыз булачак. Чакырсагыз, мотлак килермен, яңа йортыгызда нинди тормыш башлавыгыз белән танышырмын.
Муниципалитет башлык-ларының эше табибларның һәм башка белгечләрнең социаль-көнкүреш шартлары буенча да бәяләнәчәк. Хөкүмәткә яшь белгечләргә торакны киләчәктә сатып алу мөмкинлеге белән арендага бирү буенча республика программасын төзүне йөкләтәм.
Халык белән кайда гына очрашмыйм, аларны бик күп ирләрнең, лаеклы эш эзләп, республикадан читкә, нигездә, Себергә китүе, сәламәтлеген югалтуы борчый. Моннан тыш, еш кына гаиләләр таркала. Ә без исә эшкә сәләтле халыкны югалтабыз. Минемчә, республикабыз өчен бу — бүген төп сынауларның берсе. Кешеләр, бу кире күре-нешне нинди дәрәҗәдә үзгәртә алуыбызга карап, безне дә, эшебезне дә бәяләячәк. Моның өчен безгә лаеклы хезмәт хакы түлән-гән яңа эш урыннары кирәк. Муниципалитетларга инвес-тицияләр җәлеп итәчәкбез, өр-яңа производстволар ачачакбыз. Кайчандыр ке-шеләргә эш биргән, соңрак ниндидер сәбәпләр аркасында бөлгенлеккә төшкән иске предприятиеләрне тергезергә кирәк. Бу өлкәдә дә катгый тәртип булдыру зарур. Предприятие банкротлык процедурасы аша көрчектән уңышлы чыккан бер генә оешманы да әлегә үрнәк итеп китерә алмыйм. Кайдадыр менеджмент эшләп җиткермәгән, кайдадыр аңлы рәвештә кылынган гамәлләр сәбәпче булган. Без төрле милек төрендәге оешмаларны таркатып, миллионнарча акча эшләгән җинаятьчел төркемнәрнең эшчәнлегенә киртә куячакбыз. Соңгы елларда Агыйдел елга пароходчылыгы, Җиргән МТСы һәм башка күп предприятиене югалттык. “Башавтотранс” белән “Башкортостан” нәшриятын югалта яздык. Икътисадны сәламәтләндерү мәсьәлә-ләре белән, минемчә, дәү-ләт шөгыльләнергә тиеш.
Моннан тыш, бүген республикада хезмәт хакы буенча бурыч арта. 1 декабргә ул 13 меңнән артык хезмәткәр алдында 635 миллион сумга җитте. Әлбәттә, бу күзәтчелек органнары ачыклаганы гына. Шул ук вакытта граждан-нарның күбесе хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермичә эшли.
Яшьләрнең республикадан читкә китүе — аерым тема. Мәктәпләребезне тамамлаганнарның чирек өлешеннән артыгы ел саен башка төбәкләрдәге югары уку йортларына укырга китә. Аларны безнең университетларда кирәкле белгечлекләр буенча укытылмау, уку, фән, иҗат белән шөгыльләнү, уңайлы яшәү шартлары өчен заманча инфраструктураның булмавы, эшкә урнашудагы кыенлыклар шул адымга этәрә. Безнең университетлар алдынгы Русия вузлары дәрәҗәсендә булырга тиеш. Республика барлык юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтергә әзер.
Хәзер мәгариф, фән һәм технологияләр төбәкләрнең үсеш ноктасына әверелә. Вузларга предприятиеләр белән берлектә, төбәк икътисады ихтыяҗын исәпкә алып, өр-яңа белем бирү программаларын төзергә кирәк. Технологик үсештә югары уку йортларының әһәмиятен бермә-бер арттыру фарыз.
Университетларның фән һәм инновацияле сектор белән тырышлыкларын берләштерү өчен Хөкүмәткә киләсе ел ахырына кадәр республика Фән һәм технологияләр йортын — Технополис оештыру эшен ахырына җиткерү бурычын йөкләтәм.
Без, шулай ук, сәләтле яшьләргә ярдәмне көчәйтә-чәкбез — сәләтле студентларга һәм аспирантларга республика Башлыгы стипендиясе күләмен икеләтә арттырачакбыз.
Тагын да шуны әйтмәкчемен: бүген, заманча кампус булдырмый торып, уңышлы вузны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Өстәвенә, башка төбәкләрдән, чит илләрдән абитуриентлар агымы да арта.
Республика Хөкүмәте алдына югары уку йортлары һәм Уфа шәһәре хакимияте белән берлектә вузара кампус төзү буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм кертү бурычын куям. Уфа илдә яшьләргә сыйфатлы белем бирерлек башкалаларның берсенә әверелергә тиеш.
Монда һәр территория-нең үзенә җәлеп итүчәнле-ген арттыра торган тагын бер мөһим нәрсәне билге-ләргә кирәк. Бу турыда ярыйсы ук озак башка шәһәрләрдә яшәгән һәм менә, ниһаять, йортына, туган ягына әйләнеп кайткан кеше буларак әйтмәкчемен. Уңайлыклары, чисталыгы, кызыклы вакыйгаларга бай тормыш белән яшәүче, куандыручы чагу, заманча, ямьле шәһәр генә үзенә җәлеп итә. Кызганычка каршы, бу күрсәткечләр буенча соңгы елларда без башка төбәкләрдән бераз артта калганбыз.
Шул ук вакытта безнең территорияләр республика халкы, кунаклар өчен күр-кәмрәк, ихласрак була ала һәм булырга тиеш. Ә Уфабыз исә үзенә хас тарихы һәм күпмилләтле мәдәнияте булган илдә иң танылган миллионлы шәһәрләрнең берсенә, кабатланмас ландшафтлы, музейлы, галереяле, театрлы парк-шәһәргә әверелә ала.
Без позитив кешеләрне җәлеп итәргә тиеш. Биредә барысына да җылы һәм уңайлы булырга тиеш. Бу юнәлештә бергәләп эшлик, башкалабызны, тоташ республиканы яхшы энергетика белән сугарыйк.
Торак темасына әйләнеп кайтып, тагын да бер кискен проблема — алданган дольщиклар турында әйтеп үтим. Бүген республикада алар — алты меңнән артык.
Без бу мәсьәләне ныкышмалы һәм эзмә-эзлекле хәл итәчәкбез. Берничә йортны агымдагы елда сафка кертәчәкбез. Калганнары буенча кыска вакыт эчендә хәл итү алымнарын һәм финанслау чыганакларын билгеләячәкбез. Бу — бик катлаулы юл. Аны безгә дольщиклар белән бергәләп үтәргә туры киләчәк. Шулай ук, бездә төзелеш озакка сузылган дистәләрчә социаль объект бар. Анда да хәлне җайга салачакбыз. Киләсе елның мартында Уфаның Амантай урамында балалар поликлиникасын ачарга тиешбез. Ә 1 июньгә, Җәйге халыкара балалар уеннарына кадәр, Затондагы Камышлы урамында Спорт әзерлеге үзәген сафка кертү бурычы тора.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетына, район һәм шәһәр башлыкларына ел ахырына кадәр проблемалы объектлар исемлеген яңарту, аларның һәркайсысы буенча хәл итү алымнарын әзерләү бурычын куям. Шулай ук озакка сузылган яңа төзелешләр барлыкка кил-мәвен, кешеләргә кирәкле объектлар салынуын игътибар белән күзәтергә кирәк. Киләсе елда Дим районындагы “Яркий” бистә-сендә бер мең урынлык зур мәктәпне, Уфадагы онкология диспансерының өр-яңа корпусын вакытында файдалануга тапшыру, тимер юл вокзалын реконструкцияләүне һәм Уфа аэропортын яңартуны тә-мамлау мөһим. Ишембайда күптән көтелгән бала тудыру йортын төзиячәкбез, Күмертауда стадионны реконструкцияләячәкбез. Төзелеш буенча планнарыбыз бик зур. Без аларны мотлак үтәячәкбез!
Гаилә елы кысасында республикада демографик хәлне якшыртуга, гаилә сәясәтен ныгытуга, ана һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән “Балачак унъеллыгы”ның күп проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары, дәваханәләр һәм поликлиникалар төзү дәвам итә.
Киләсе елда балигъ булмаган биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә торак сатып алуга бүленгән акчаны икеләтә — ярты миллиард сумга кадәр — арттырырга ниятлибез. Башкортстан күпбалалы һәм җаваплы ата-ана тра-дицияләре көчле булган гаиләләр белән горурлана. Аларны бәяләү өчен “Ата-ана фидакарьлеге” медале булдырылган.
“Алга, Башкортстан!”Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе:
– Юлламада медицинага, мәгарифкә, социаль сәясәткә, инфраструктура торышына кагылышлы бик күп бурычлар билгеләнде. Эш яшендәге халыкның Себергә китеп эшләве, вузларда безнең студентларны укыту проблемалары һәм аларның башка төбәкләрдә укыганнарының Ватанына кире кайтмавы да игътибардан читтә калмады.
Юлламада колачлылык түгел, ә тәгаен бурычлар куелды. Республика халкы берләшергә һәм куелган бурычлар өстендә эшләргә тиеш.
Башкортстан урыслары соборы Башкарма комитеты рәисе:
“Алга, Башкортстан!”– Республика җитәкчесе үз чыгышында җәмгыятьтә булган проблемаларны ачып кына калмады. Аларны хәл итү өчен тәгаен вакыт билгеләнде. Әлбәттә, аларның күбесе җәмгыятьтә күптән яши, ә чишелеше һаман кичектерелә килде. Юлламадан күренүенчә, артка чигенергә урын юк, чыганаклар билгеле. Вакытын да, акчасын да табу юллары күрсәтелде.
Радий Хәбиров республикада яшәүче һәркемгә мөрәҗәгать итте, Башкортстан һәм Русия мәнфәгатендә һәркем үз урынында файдалы булуны максат итеп куйды. Илнең киләчәге булган яшьләр, балалар турында кайгыртучанлык күрсәтүе аеруча кыйммәтле.
Быелгы Юллама – без төзиячәк бинаның нигезе, кирпечләрен берләштерүче цемент та.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе:
“Алга, Башкортстан!”– Бу – гадәттән тыш Юллама. Бу мөрәҗәгатьне безгә барысын да берләштерүче яңа лидер җиткерде. Аны республиканың беренче Президенты да, моңа кадәр булган Башлык та тыңлады, халык аларны басып алкышлады. Бу – безгә бик кирәкле бердәмлек сәясәте билгесе.
Юллама авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр турындагы фикерләр белән башланып китте. Җир кешесе, алдынгы комбайнчыга ихтирам күрсәтү дулкынландыргыч булды. Гомумән, балалар, яшьләр, төрле һөнәр ияләре, күпбалалы гаиләләр, хокук саклау органнары батыры – залдан күтәрелгән бу кешеләр барысы да без, безнең республика, безнең бердәм халык. Юллама депутатларга, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә генә түгел, һәрбер кешегә кагыла, һәрберебезне уятып җибәрә.
Ир-егетләребезнең Себер якларына эш эзләп чыгып китүе, шул сәбәпле аларның сәламәтлеге какшавы, гаиләләр таркалу, башка социаль бәлаләр, эчкечелек, тәмәке тартуга каршы көрәш, бу мәсьәләдә альтернатив юллар эзләү – боларның барысы да халыкка шулкадәр якын һәм көнүзәк!
Милләттәшләребез күңеленә май булып яткан "Без булдырабыз! Без яхшырак булдырабыз!" дигән чакыруны без чын күңелдән күтәреп алабыз!
Бүген бу залда әлеге медальгә лаек булган Галия һәм Самат Зәйнуллиннар утыра. Алар биш балага яхшы тәрбия биргән. Шуларның берсе, Ринат, Чечня Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган.
Хөрмәтле Самат Ишбулат улы һәм Галия Хәкимҗан кызы! Балаларыгызны чын патриот итеп тәрбияләгән өчен барыбыздан да сезгә зур рәхмәт!
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре “кайнар нокталар”да гына түгел, еш кына көндәлек хезмәттә дә чын батырлык күрсәтә. Быел 6 ноябрьдә ЮХХДИ инспекторы, “Батырлык ордены” кавалеры, полиция капитаны Альберт Талипов берүзе кораллы водитель белән сөйләшүләр алып барган һәм аны коралсызландырган. Үзен һәм тирә-яктагы башкаларны шартлатырга янаган җинаятьчене Альбертның каһарманлыгы һәм акыллы гамәлләре нәтиҗәсендә кулга алганнар.
Капитан Талипов әле безнең белән бу залда. Әйдәгез, Альберт Айрат улы йөзендә хокук тәртибе сагында торучы, гражданнарыбызның гомерен һәм тынычлыгын саклаучы эчке эшләр органнары, көч структуралары хезмәткәрләренең барысына да рәхмәт әйтик!
Әйткәндәй, юлда кешеләрнең иминлеге күп очракта юл хәрәкәте инспекторларына бәйле. Ел башыннан 4 мең юл-транспорт фаҗигасендә 500дән артык кеше һәлак булган, 5 меңгә якыны җәрәхәтләнгән. Бу җәһәттән җитди чара күрергә, хәвефне мөмкин кадәр киметергә кирәк.
Аварияләр еш очраган юл участокларында, хәрәкәт актив булган һәм кешеләр күпләп тупланган урыннарда даими кизү оештыру бурычын куям. Видеокүзәтү камералары санын арттырырга кирәк. Начар юл шартлары аркасында фаҗига булган урыннар өчен тиешле органнар җавап бирәчәк. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына беренче чиратта төзекләндерү өчен иң катлаулы һәм хәвефле юл участоклары исемлеген тиз арада әзерләү бурычын куям. Автомобиль юлларының ерак участокларында фаҗига була калса, гамәлләр алгоритмы ачык төзелергә тиеш. Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык ресурсларны — санитария авиациясе, күчмә медицина үзәкләрен, санлы технологияләрне һәм юлдаш навигациясен җәлеп итү фарыз. Бу ел саен аварияләрдә зыян күрүче йөзләрчә кеше гомерен коткару мөмкинлеге бирәчәк.
Пассажирлар ташуда тәртип булдыруны ахырына җиткерәчәкбез. Киләсе елның беренче кварталында ук Уфадагы барлык шәһәр маршрутларында автобус паркы сизелерлек үзгәрәчәк, заманчарак, уңайлырак булачак.
Без, ихтыяҗдан чыгып, кешеләр өчен уңайлы транспорт схемасын җайга салачакбыз. Барлык пассажир ташучылар өчен бердәм транспорт картасын гамәлгә кертәчәкбез. Ул финанс агымына контрольлек, ә иң мөһиме — гадел конкурс гамәлләрен тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Элек җинаятьчелек һәм коррупция тантана иткән өлкәдә мәсьәләне хокук саклау органнары хәл итәчәк. Әле пассажирлар кичергән барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз.
Юл инфраструктурасын үстерү буенча зур проектларны тормышка ашыруны республика өчен мөһим адым дип исәплим. Аларның күбесе федераль үзәктә хуплау тапты да инде. Беренче чиратта бу — көньяк юнәлештә Агыйдел елгасы аша Уфада күпер төзү, “Уфа — Ырынбур юлын дүрт полосага кадәр киңәйтү. Караидел авылы янында Караидел елгасы аша күптән көтелгән күперне төзеп бетерәчәкбез. Уфаны югары тизлекле “Мәскәү — Казан — Екатеринбург” магистраленә кертү җәһәтеннән дә эш алып барабыз. “Транспорт инфраструктурасын яңартуның комплекслы планы” федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнашачакбыз. Аның буенча республиканың биш елда 64 миллиард сум акча алуы мөмкин. Без юл инфраструктурасын тамырыннан яхшырту мөмкинлеге бирүче бу күләмле программага “теш-тырнак белән ябышырга” тиешбез. Нәтиҗәдә, бу эш республика халкы, кунакларыбыз өчен юл йөрүдә һәм инфраструктурада уңайлыклар булдыруда чагылачак.
Теге яки бу проблеманы хәл итүгә акча бүлү зарурлыгы турында сүз алып барсак, бу акчаның күктән төшмәве турында үзебезгә отчет бирәбез. Аларны без үзебез эшләргә, республиканың икътисади үсеше өчен шартлар тудырырга тиешбез. Предприятиеләрнең инвестиция эшчәнлеге турында югарыга отчет биреп утырган статистлар кебек агым буенча йөзәргә ярамый. Икътисадыбыз өчен яңа үсеш нокталарын үз кулыбыз белән булдырырга тиешбез.
Шуны танырга кирәк: республикабыз бүген үзенең гаять зур инвестиция куәтен тулысынча файдаланмый. Мин чагыштыра алам. Лидер төбәкләрдә идарәчеләр әлегә безгә караганда яхшырак эшләде һәм шактый алга китте, дип ачыктан-ачык әйтәм.
Бүген төбәкләр арасында инвестицияләр өчен кискен көндәшлек көрәше бара. Русия Федерациясенең күп кенә субъектларында инвестор офыкта күренү белән аны максималь хәстәрлеккә чорныйлар. Әзер җир участоклары турында мәгълүмат, “бердәм тәрәзә” тәкъдим итәләр, башка мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә бирәләр. Бизнесны үстерү өчен иң яхшы шартларның нәкъ үзләрендә булуына, аннан да яхшыракны таба алмаячакларына ышандыралар.
Ә безнең республикада булачак инвестор тәгаен кемгә мөрәҗәгать итәргә тиешлеген әлегә үзем дә ачыклый алмадым. Бизнес белән бәйләнешкә кергән таркау ведомстволар бик күп. Шул ук вакытта пешекчеләр күп булган җирдә ашның тәме булмавы мәгълүм.
Эшлекле кешеләр республикага экскурсиягә килгән кебек килә һәм, акчасын салырга ашыкмыйча, кайтып китә. Эш болай бармый. Без дә инвесторларны күтәреп йөртәчәкбез. Әлегә моны миңа үземә эшләргә туры килә. Инвестиция советы төзелгән. Ул һәр проектны төрле яктан тикшерә, шунда ук аның буенча карар кабул итә. Арытаба проектның гамәлгә кертелүе турында карар кабул итүдән, җир бүлүдән, коммуникацияләргә тоташтырудан алып, продукцияне базарга чыгаруга кадәр инвесторны озата баруның барлык этапларын автоматлаштыруга кадәр эшләп җиткерәбез. Биредә властьның республика һәм муниципаль органнарының үзара эшен мотлак көйләргә кирәк. Муниципалитетларда инвестиция шартларының төрле булуы шунда ук күзгә ташланды. Җитәкче шәһәрне яисә районны үстерүгә акча бүләргә әзер булган эре яисә хәтта кече эшкуарлыкка да тиешле игътибар бүлә икән, инвестицияләр килә. Әгәр дә ул ниндидер башка алымнарга нигезләнә икән, эшкуарлар аны урап үтә. Нәкъ шуңа күрә киләсе елдан инвестиция куәтен тормышка ашыру күрсәткече буенча муниципалитетлар рейтингын гамәлгә кертәчәкбез.
Республикада тышкы икътисади, экспорт эшчәнлеген арттырырга, халыкара хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Чит ил партнерлары, инвесторлар Башкортстан белән һәрвакыт кызыксынды. Ул анык проектларга әверелсен өчен бу мәсьәләләрдә компетентлы кешеләр кирәк. Без республикада да, аннан читтә дә шундый белгечләрне эзләячәкбез, аларга тиешле вәкаләтләр бирәчәкбез. Бу акланса, зур кызыксыну белдергән илләрдә вәкиллекләр ачачакбыз.
Республикадан читтә кызыклы, инновацияле күренешләрне өйрәнгәндә үзебездә, Башкортстанда булганны, һәрчак безнең көч-куәтне тәшкил итүче хәл-шартларны онытырга ярамый. Мин авыл хуҗалыгы турында сүз алып барам. Анда әлегә тулысынча тормышка ашырылмаган гаять зур мөмкинлекләрне күрәм.
Агросәнәгать комплексы икътисадыбызның иң перспективалы үсеш нокталарының берсенә әверелә ала. Бер санны гына әйтеп китәм. Республикада азык базары мөмкинлеге 350 миллиард сум чамасы тәшкил итә. Ә бүген исә без 170 миллиард сумлык продукция җитештерәбез, ягъни куәтебезнең яртысыннан азрак. Шул ук вакытта әзер продукция түгел, нигездә, чимал тәкъдим итәбез, өстәмә хактан байтак табышны югалтабыз. Үзебездә тирәнтен эшкәртүне үстерү — агросәнәгать комплексы алдында торган беренче чираттагы бурыч шушы.
Аграрийларыбыз соңгы вакытта ресурслар, кадрлар, техника, бизнес-идеяләр кооперациясенең мөһимлеген аңлады. Соңгы ике елда гына да 200дән артык кооператив өч меңгә якын шәхси хуҗалыкны һәм фермерны берләштерде. Шул ук вакытта уйланылмаган, еш кына явыз ният белән кылынган гамәлләр аркасында дистәләрчә авыл хуҗалыгы предприятиесен, фермер хуҗалыгын югалтабыз. Уйлап карагыз: 20 елда тармак дүрт банкротлык дулкыны кичерде. Авыл икътисадын ныгытып, авыл халкына эш биргәннәрне бөлгенлеккә төшерүне туктатырбыз, бәлки? Киләчәктә мондый гамәлләргә объектив, шул исәптән хокукый бәя бирүне таләп итәчәкмен.
Фермер хуҗалыгын аякка бастыру өчен күпме көч салырга кирәклеген күз алдына китерәсезме? Биредә ныклы характерга, ихтыяр көченә ия булу шарт. Шундыйларга, мәсәлән, Калтасы районыннан фермер Владислав Бикмурзин керә. Кайчандыр ул эшен алты сыердан башлаган, ә бүген исә 200 савым сыерыннан ел саен бер мең тоннадан артык сөт ала. Уңышлар Сезгә һәм рәхмәт!
Шундый көчле һәм уңышлы якташлары белән һәр район горурлансын иде. Без “Агросәнәгать комплексы лидерлары” программасын гамәлгә кертәчәкбез һәм агробизнес өчен заманча белгечләр әзерләячәкбез.
Авыл хуҗалыгы өчен эшче кадрлар әзерләү системасын да ныгытырга кирәк. Иң элек биш-алты зур аграр колледжда терлекчелек фермалары, тәҗрибә басулары оештырачакбыз. Алар өчен заманча техника һәм җайланмалар сатып алачакбыз. Бүген илдә сөт, ит, бал буенча алдынгы булсак, иртәгә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүдә, биотехнологияләрдә, аграр тармакны санлаштыруда иң яхшыларга әверелергә тиешбез. Берничә елдан авыл хуҗалыгы илдәге санлы икътисадның төп тармакларының берсе булачагына иманым камил.
Шул ук вакытта минем өчен биредә иң мөһиме — уңышлы агробизнес һәм саф табыш түгел, ә агросәнәгать комплексында керемнең артуының авылны социаль үстерүгә, авыл халкының яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелүе. Чөнки алар — 1,5 миллион кеше, республика халкының 40 проценты диярлек.
Аларның язмышы, авылларыбызның киләчәге турында хәстәрлекне шәхси бурычым кебек кабул итәм. Үзем авылда туганмын. Милли йолаларыбызның, гаилә кыйммәтләренең, буыннар бәйләнешенең, халкыбыз мәдәниятен тәшкил итүче барлык нәрсәнең нәкъ авылда саклануын беләм.
Авылда үзара ярдәмчеллек йоласының элеккегечә көчле булуы куандыра. Кыенлыкларга карамастан, анда кешеләр намус белән изгелекнең нәрсә икәнлеген онытмый. Мәсәлән, Әбҗәлил районының Бурангол авыл биләмәсендә урындагы эшкуар Илшат Гыйльманов (ул да бүген биредә булырга тиеш) авылдашлары өчен йорт салырга ярдәм иткән. Солтановларның ишле гаиләсе янгыннан соң авыр хәлдә калгач, уңышлы эшкуар, үзе дә күп бала әтисе, аларның кайгысына битараф калмаган. Сезгә зур рәхмәт! Әйкәндәй, мәгълүм булуынча, авыл биләмәсендә үткәрелүче чараларда ул һәрчак иганәче дә була икән.
Русия Федерациясе Президенты карары нигезендә киләсе елларда ил төбәкләренә гомумдәүләт проектлары кысаларында өстәмә рәвештә триллионнарча сум акча күчереләчәк. Бу кешеләрнең яшәү сыйфатында чын мәгънәсендә алга китеш булачак. Эш хакының, пособиеләрнең артуы турында сүз бара. Медицинага һәм мәгарифкә, мәдәнияткә һәм спортка, юллар һәм күперләр төзүгә, шәһәр-авылларыбызны төзекләндерүгә бик зур ресурс бүленәчәк.
Май указының, гомумдәүләт проектларының төп саннарын, аерым максатлы юнәлешләрен һәм күрсәткечләрен, аларның республикабыз өчен план күрсәткечләрен әлегә әйтеп тормыйм. Әйткәндәй, боларның барысы да бүген сезгә тапшырылган мәгълүмати материалларда бар.
Иң мөһиме хакында әйтим — төп төбәкләр дистәсендә ил икътисадының яртысын тәэмин итүче республикабыз федераль үзәктән сизелерлек ярдәм алыр, дип ышанам. Тик эшләргә кирәк.
Республика Хөкүмәте, сенаторларыбыз, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, шушы эшкә җәлеп ителгәннәрнең барысы да Башкортстанга гомумдәүләт проектларында, дәүләт программаларында һәм конкурсларда катнашу аша мөмкин кадәр күбрәк ресурс килсен өчен барысын да эшләргә тиеш. Бүген бу — республикабыз өчен төп бурычларның берсе. Хөрмәтле сенаторларыбыз һәм парламентарийларыбыз, үпкәләштән булмасын, әмма без сезнең дә рейтингыгызны төзиячәкбез һәм эшегезне республикага җәлеп иткән федераль ресурслар күләме буенча бәяләячәкбез. Хәтерегезгә төшерәм: нәкъ шуның өчен һәркайсыгыз Мәскәүгә юнәлтелде. Сездән зур һәм актив ярдәмгә, сизелерлек нәтиҗәләргә исәп тотам.
Башкортстанның, шушы күләмле ресурсларны алып, аларга салынган үсеш куәтен тулысынча үзләштерүе мөһим. Алар безгә яңа производстволарны сафка кертү, лаеклы хезмәт хакы булган заманча эш урыннары ачу, фән казанышларын күпләп таләп итүче өр-яңа тармаклар булдыру, гамәлдәгеләренә ярдәм күрсәтү өчен кирәк. Мәсәлән, алар исәбенә Уфа, Ишембай, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләренең республикадан читтә дә киң танылу яулаган машиналар эшләү предприятиеләре керә.
Хөкүмәттән республикадагы машиналар эшләү комплексын үстерү программасын әзерләүне сорыйм.
Шәһәр һәм районнарның бюджетларын ныгыту, алардагы үсешне тигезләү өчен шактый ресурс кирәк. Әле аларда уртача айлык эш хакы дәрәҗәсе буенча аерма ике тапкырдан артык, халыкның җан башына төп капиталга инвестицияләр буенча исә — илле тапкырдан артык. Минемчә, моның сәбәпләренең берсе — кече бизнес белән эшнең сүлпән алып барылуы. Кече эшкуарлык властьның, беренче чиратта урындагыларның, яхшы мөнәсәбәтен тоярга тиеш. Район һәм шәһәр башлыкларын эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар тудыру җәһәтеннән дә бәяләячәкмен.
Республикада эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүнең һәм аны үстерүнең, анда муниципалитетларның бизнес белән эшләү тәртибен, бу мәсьәләдә аларның җаваплылыгын билгеләүнең муниципаль стандартын гамәлгә кертү бурычын куям.
Район-шәһәрләр буйлап сәфәрдә һәрчак яшәү мохитенең сыйфатына, коммуналь хезмәтләрнең эшенә, биләмәләрнең төзеклегенә һәм экологик хәлгә игътибар итәм. Күргәннәрем кайчак тирән борчуга сала.
Балалар мәйданчыкларына күз салыгыз. Оят бит. Шул ук вакытта моңа әллә ни зур акча да кирәкми. Бюджеты аз булган күп төбәкләр дә бу проблеманы актив хәл итә.
Без дә аны хәл итәчәкбез. Әле өч меңгә якын ихата төзекләндерүгә мохтаҗ. Киләсе елда бу максатка 3,4 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 1,4 миллиард сум акча юнәлтәчәкбез. Программада муниципалитетлар да катнаша. Бу безгә 500гә якын ихатаны ремонтлау, шулай ук 150гә якын паркны һәм скверны төзекләндерү мөмкинлеге бирәчәк.
Тагын да бер зур программа — подъездларны ремонтлау. Без бу эшкә ел саен идарәче компанияләр катнашлыгында бюджеттан бер миллиард сум акча бүләчәкбез. Мондый программалар башка төбәкләрдә эшли дә инде. Алты елда 26 меңнән артык подъезны төзекләндереп, проблеманы тулысынча хәл итүне планлаштырабыз. Шул ук вакытта җәмәгать тыңлаулары барышында төзекләндерү программаларын йортларда яшәүче халык белән тикшерү зур әһәмияткә ия.
Һәр зур территориядә яхшы парк булырга тиеш. Кешеләргә сәламәтлеген ныгыту һәм гаилә белән ял итү өчен уңайлы урын булдыру әллә нинди булмастай эш түгел бит. Республикада моның өчен ресурслар җитәрлек.
Авария фондын бетерү буенча эш дәвам итәчәк. Бу максатка ел саен байтак акча юнәлтеләчәк, шул исәптән федераль бюджеттан. Әле бу юнәлештә сөйләшүләр алып барабыз.
Коммуналь техникага, аеруча кар чистарту һәм су сибү техникасына кытлык проблемасын хәл итә башладык. Уфага дистәләгән машина тапшырылды да инде. Киләсе ярты елда яңа техника башка муниципалитетларга да юнәлтеләчәк.
Күп кенә территорияләр халкы начар экологик хәлгә, эчәр суның түбән сыйфатына, су тәэминаты системасының эшендәге проблемаларга зарлана. Бездә инженерлык челтәрләренә бәйле проблемалар, гомумән, күп. Район, шәһәрләр җитез үсә, ә инфраструктура бу үсеш артыннан һәрвакыт өлгерә алмый. Хөкүмәткә муниципалитетларда инженерлык челтәрләре төзү программасын әзерләү бурычын йөкләтәм.
Яшәү сыйфатының һәм сәламәтлекне саклауның тагын бер күрсәткече — саф һава. Кызганычка каршы, һавага пычрак матдәләр чыгару күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында һәм Русия төбәкләренең тәүге дистәсендә. Без һаваның төп пычратучылары булган предприятиеләр белән тыгызрак эшләячәкбез, тәртип бозучыларга карата штраф санкцияләрен арттырачакбыз. Табигатьне саклау чаралары җәһәтеннән бизнестан актив инвестиция сәясәтен таләп итәчәкбез. Муниципалитетларны атмосфераның пычрануын контрольдә тотучы автоматлаштырылган станцияләр белән тәэмин итүне дәвам итәчәкбез. Биш ел эчендә бездә шундый ун станция барлыкка киләчәк.
Бүген мин җавап бирергә теләгән мөһим сорауларның берсе — киләсе елдан көнкүреш калдыклары белән эш итүнең өр-яңа системасына күчү. Чүп-чарны читкә чыгаруга тарифларның чамадан тыш үсүенә юл куймаячакбыз. Ә менә бу өлкәдәге эшнең сыйфаты ярыйсы ук яхшырырга тиеш. Республикабыз — зур, шәһәр һәм район үзәкләреннән ерак биләмәләр бик күп. Тарифларны яраклаштыру өчен калдыклар хәрәкәтенең икътисади яктан нигезләнгән логистикасын дөрес төзү бурычы куелды. Өр-яңа полигоннар, чүп-чарны сортларга аеру участоклары, чүп-чар төяү пунктлары барлыкка киләчәк.
Планнарыбызда — киң таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгаруга каршы көрәш. Без җир асты байлыкларын файдалануга лицензияләр алу тәртибенә һәм шартларына кагылышлы республика законнарына үзгәрешләр кертүне күзаллыйбыз. Алар шактый катгый булачак. Соңгы елларда чималны вәхшиләрчә чыгарып, табигатькә зыян китереп, җир асты казылмалары исәбенә баерга теләгәннәр җитди җаваплылыкка тарттырылачак. Аларны җинаять җаваплылыгына тарттыру башлангычы белән федераль дәрәҗәгә чыгачакбыз.
Шул ук вакытта муниципалитетлар ком, вакташ һәм үз биләмәсендә чыгарылган башка чималны үз ихтыяҗлары өчен файдалану мөмкинлегенә ия булырга тиеш, дигән фикердәмен. Мәсәлән, юлга түшәү, биләмәләрне төзекләндерү өчен. Хөкүмәткә, Дәүләт җыелышы-Корылтайга республика законнарына тиешле үзгәреш кертергә тәкъдим итәм.
Чыгышымны йомгаклап, республиканың барлык халкын үзебезне төпкелдә яшәүчеләр итеп тоймаска чакырам! Безгә үзебезне хөрмәт итәргә, республикабыз, казанышларыбыз белән горурланырга җирлек бар! Күршеләребез һәм дусларыбыз “Без булдырабыз” дип дөрес әйтә. Ә мин исә “Без яхшырак булдырабыз!” дип әйтергә телим. Безне тормыш дәрәҗәсе буенча узып киткән төбәкләрне куып җитәргә теләсәк, башка чарабыз, чыннан да, юк. Шул чакта гына без илдә алдынгы позицияләргә мотлак әйләнеп кайтачакбыз.
Әйткәндәй, бу сүзләр безнең девизыбыз булсын!
Башкортстаннан читтә якташларыбызның исемнәрен хөрмәт итәләр, онытмыйлар. Без үзебезнең соклангыч мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, сәясмәннәр, галимнәр, спортчылар белән горурланабыз. Бездә горурланырлык шәхесләр әле дә бихисап. Алар — яшь буын. Күз салыгыз: соңгы елда гына да республика яшьләре нинди уңышларга ирешкән!
Укучыларыбыз һәм студентларыбыз робот техникасы олимпиадасында, “Абилимпикс” һәм WorldSkills һөнәри осталык чемпионатларында, Бөтенрусия җиһан проектлары конкурсында, инжиниринг һәм робот техникасы буенча халыкара чемпионатта, башка абруйлы форумнарда җиңүчеләр һәм призерлар булды. Бу чемпионнарның кайберләре бүген бу залда. Басыгыз, зинһар! Яшьләр, сезгә әфарин, сез – яшьтәшләрегез өчен үрнәк! Сезгә зур рәхмәт!
Минемчә, нәкъ шундый яшьләр Башкортстанны, океан аръягындагы партнерларыбыз әйтмешли, “great again” ясый ала.
Кемгәдер, бәлки, минем Юлламам прагматик, хәтта түбән дәрәҗәдәге булып күренер. Кемдер “форсайт”, “эджайл” кебек һәм кайбер башка “модалы” сүзләрне бер тапкыр да телгә алмавыма гаҗәпләнер. Ышаныгыз, бу сүзләр миңа таныш. Хыяллана да, йолдызларга да омтыла беләм.
Әмма тормыш тиз үзгәрә, катлаулана. Ә дәүләт институтлары һәм чиновниклар үзгәреп өлгерми һәм яңа шартларда һәрвакытта да нәтиҗәле эшли алмый. Ахырда — кешеләр үзләрен читләтелгән, заманча тормышның катгый таләпләре белән япа-ялгыз калдырылгандай тоя. Һәм шундый чакта соңгы вакытта экспертлар һәм сәясмәннәр еш сүз алып барган гаделлеккә ихтыяҗ туа.
Республикабызда көндәлек эшләрдә, һәр кеше тормышында гаделлеккә ихтыяҗ шулай ук кискен сизелә. Шуңа да йолдызларга омтылудан алда иң элек бу җирдәге, кешеләр өчен чын мәгънәсендә мөһим булган гади ихтыяҗларны канәгатьләндерергә кирәк.
Гаделлек төшенчәсен мин ничек аңлыйммы?
ләп, лаеклы хезмәт хакы ала. Дәүләткә дистәләрчә ел гомерен биргән ветераннар үзләрен онытылган һәм алданган итеп тоймый. Бизнеска дәүләт ярдәме “үзебезнекеләр”гә һәм “чит-ят”ларга аермыйча күрсәтелә. Җитәкченең “иң яраткан хезмәткәрләре” юк. Закон алдында барысы да тигез. Алга киткән муниципалитетлар артта калганнарга ярдәм итә. Гомумән, көчлеләр көчсезләргә — картларга, балаларга, аз тәэмин ителгәннәргә, махсус ихтыяҗлы кешеләргә ярдәмгә килә. Чөнки бу — гадел.
Гаделлек — туганлык, әшнәлек һәм кода-кодагыйлык күренешләренең бөтенләй булмавы ул. Авылларыбыздагы һәр егет яисә кыз, әгәр ул яхшы укый, сәләтләрен үстерү өстендә бик күп эшли икән, үзебездә, туган республикада уңышка ирешү мөмкинлегенә ышанырга тиеш.
Кешеләрне канатлы сүзләр, тормышка ашмас вәгъдәләр белән алдамаячакмын, гигантомания һәм хыялыйлык белән шөгыльләнмәячәкмен.
Кайчан да булса командам турында: “Бу кешеләр үзләре биргән вәгъдәне үтәде!” — дип әйтсәләр, гомерем бушка узмады, дип исәпләячәкмен.
Әйдәгез, бүген үк барлык искелек калдыклары, үз көчебезгә ышанмаучанлык, байларга хас гадәтләр, мин-минлек, кешеләргә карата битарафлык белән хушлашыйк. Әйдәгез, уртак мәнфәгатьләр белән яшик һәм тормышыбызны эзмә-эзлекле яхшы якка үзгәртик!
Минем стратегиям нәкъ шуңа корылган.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.