Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2018, 10:57

Яшьләргә туган җирне сөю турындагы сүзләр генә җитми

Аларга ныклы белем бирерлек вузла, яхшы хезмәт хакы алырлык эш урыннары кирәк.

“Уфа” футбол клубы пиар-менеджеры Элина Хисамова республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасы турында үз фикерен белдерде.
“Яшь кыз буларак, миңа Радий Фәрит улының яшьләргә күрсәткән игътибары ошый, - диде ул. – Бүген республика яшьләренең 25 проценты башка төбәккә китеп һөнәр ала. Күбесе Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбургта яшәргә дә кала. Алар яңадан әйләнеп кайтсын өчен үзебездә яхшы эш урыннары булдырырга кирәк”.
Элинага республика җитәкчесенең вузара кампус төзергә кирәклеге турындагы фикере ошаган. Бу үзенчәлекле, көчле белем бирү үзәге булдырырга ярдәм итәчәк, ди ул.
Фото: "Башинформ
Читайте нас: