Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2018, 11:03

Яңа ел бәйрәмендә... Кыш бабай үлгән

Фаҗига Кемероводагы балалар бакчаларының берсендә була.

Кыш бабай булып киенеп килгән 67 яшьлек ир кинәт кенә үзен начар хис итә башлый. Ул күкрәге тирәсендә көчле авырту тоюын әйтә. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәндә ул инде үлгән була, дип хәбәр итә Интерфакс.
Соңрак Кыш бабай булып киенгән кешенең Русиянең атказанган артисты Валерий Титенко икәнлеген хәбәр иттеләр. Күптән түгел ул йөрәгенә катлаулы операция ясаткан була.
Валерий Титенко - Кузбасс музыкаль театры артисты. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул 1986 елдан бирле шушы театрда эшләгән.
Титенко аеруча комик рольләрне башкарырга яраткан. Соңгы елларда авырса да, оныгы йөргән балалар бакчасына Кыш бабай булып килә торган була. Ул ата-аналар комитеты эшендә актив катнашкан һәм балалар бакчасына булышкан.
Артист белән 20 декабрьдә хушлашачаклар.
Фото: "Интерфакс"
Читайте нас: