Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2018, 11:00

Укырга да, яшәргә дә кирәк

Югары уку йортлары ректорлар шурасы рәисе, Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бәхтизин, вузара тулай тораклар комплексы төзү төбәктән абитуриентларның күпләп китүе мәсьәләсен хәл итчәк, дип исәпли.

- Республика җитәкчесенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында әлеге сорауны күтәрү бик урынлы һәм вакытлы, - ди ул. – Бу тулай торакларда урын җитмәү сәбәпле абитуриентларның башка төбәкләрдәге вузларны сайлавы өчен генә түгел.
Нәкъ шушы вакытта Русиянең Фән һәм югары белем бирү министрлыгында “Белем бирү экспорты” федераль проектына сайлап алу бара. Анда экспортка белем бирү буенча амбицияле максатлар куела.
Республика вузларының күбесе халыкара рейтингка кертелгән, алар бу өлкәдә башкалар белән ышанычлы көндәшлек итә ала.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: