Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2018, 11:01

Көтелмәгән форматтагы Юллама

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Юлламасын шулай билгели.

- Республика җитәкчесе Корылтайга гына түгел, ә республика халкына, анда яшәүче һәркемгә мөрәҗәгать итте, - ди ул. - Законнар чыгару аспектына аерым басым ясалды. Шуңа ярашлы, Дәүләт җыелышы Спикеры кушуы буенча эшче төркем булдырылды.
Аның беренче утырышы иртәгәгә тәгаенләнде. Анда комитет рәисләре, республика җитәкчесе һәм Хөкүмәтнең парламенттагы вәкилләре, Секретариат җитәкчелеге булачак.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: