Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2018, 11:02

Гади халыкка ярдәм турындагы Юллама

Федерация Советы әгъзасы Ирек Ялалов республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Корылтайга Юлламасындагы төп фикерне шулай аңлый.

- Без барыбыз да берләшеп, төбәк җитәкчесенә Башкортстанны алдынгы позицияләргә күтәрергә ярдәм итәргә тиеш, - ди ул. - Әмма аның фәкать алдынгы булуы үзмаксат түгел, максат - гади халыкка ярдәм итү.
Без кешеләр яшәгән мохитне һәм аларның яшәү шартларын яхшыртырга тиеш. Бу - кулдан килә торган эш.
Фото: "Башинформ"