Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2018, 17:00

Дәүләт җыелышында экспертлар советлары булдырылды

Дәүләт җыелышы – Корылтай Рәисе Константин Толкачев төбәк парламенты комитетлары каршында эксперт советлары оештыру турындагы боерыкка кул куйды. Дәүләт җыелышында эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча барлыгы 10 эксперт советы булдырыла.

– Алар составына, депутатлар белән беррәттән, галимнәр, табиблар, педагоглар, эшкуарлар, башкарма власть һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, төрле тармаклардан абруйлы белгечләр керде, - дип комментарий бирде Константин Толкачев. – Аларга парламентарийлар белән берлектә законнарны камилләштерү буенча инициативалар эшләргә кирәк булачак.
Дәүләт җыелышы комитетлары каршындагы Эксперт советлары даими эшләүче консультатив-киңәшмә органнары булып тора һәм агымдагы чакырылыш депутатларының вәкаләтләре вакытына төзелә. Алар закон тәкъдимнәрен эшли, закон проектларына башлангыч экспертиза үткәрә, федераль һәм республика законнарын камилләштерүнең төп юнәлешләре буенча тәкъдимнәр кертә.
- Эксперт советы составында парламентка кермәгән партияләр әгъзалары да бар. Бу законнар чыгару тәкъдимнәрен эшләгәндә объектив һәм карашларның күп төрле булуын тәэмин итәчәк, – дип билгеләп үтте Константин Толкачев.
Эксперт советлары эшкә кереште инде. Бүген Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет каршындагы Эксперт советы һәм Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты каршындагы төзелеш буенча Эксперт советы утырышлары узачак.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: