Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2018, 14:30

Благоварга крематорий кирәкми

Район үзәге Языково авылы янында тереклек калдыкларын эшкәртү һәм утильләштерү заводы төзү турындагы яңалык район җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырды.

Калдыкларны яндыру предприятиесе (крематорий) турында сүз бара. Әлеге мәсьәлә буенча район күләмендә җәмәгать тыңлаулары үткәрелде. Яңа объектның әйләнә-тирә мохиткә куркыныч янавын һәм кешеләр сәламәтлегенә зур зыян китерү ихтималын исәпкә алып, халык җыеннарында күпчелек аны төзүгә каршы төште. Күптән түгел әлеге мәсьәлә Языково авыл биләмәсе советы утырышына чыгарылды. Депутатлар утильләштерү заводы төзү проектын бертавыштан кире какты.
Әмма район дәрәҗәсендә бу юнәлештә анык һәм соңгы карар кабул ителмәгән әле. Атап әйткәндә, халык фикерен уңай якка борып, калдыклар заводын район үзәге Языково авылыннан читтәрәк урнаштыру буенча сөйләшүләр бара.
Фото: "Рамблер" сайтыннан
Читайте нас: