Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 14:00

Власть коррупциягә каршы көрәшергә тиеш!

Район һәм шәһәр башлыклары контрольдә булачак.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында хакимияткә “Инцидент менеджмент” проектына тоташу кирәклеген белдерде.
- Бу - республикада яшәүчеләрнең көнүзәк мәсьәләләрен һәм барлыкка килгән проблемаларны хәл итү буенча вакытында чаралар күрү өчен иң уңышлы алым, - диде ул. - Әлеге башлангыч кирәкле органнарга әлеге проблема турында шунда ук хәбәр итә һәм кыска вакыт эчендә мөрәҗәгать итүчегә бу сорау буенча җавап бирелә.
Власть органнарында, территорияләр үсеше һәм халыкны хәвефсезлек белән тәэмин итү буенча эшләүчеләр каты контрольдә булачак. Радий Хәбиров үз командасында халыкка битараф булган кешеләргә урын булмаячагын ассызыклады.
Шул ук вакытта ул бушка вакыт уздырып йөргән чиновникларны беркайчан да якламаячагын әйтте. Власть – коррупцияне вакытында күреп, аның белән көрәшергә тиеш.
Радий Фәрит улы дистә еллар буе район хакимияте башлыгы вазыйфасында булып та юньле-башлы эш күрсәтә алмаганнарга игътибар каты булачагын да әйтте.
- Бәлки, киләчәктә алар да үз урыннарында 2 сроктан да артык утырмас өчен махсус карарлар кабул ителер, - диде ул.
Фото: яндекс ру.
Читайте нас: