Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 14:02

Талантлы яшьләр үзебезгә кирәк!

Киләчәгебез - алар кулында!

Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров яшьләрнең республикадан читкә китүенә дә чик куярга вакыт икәнлеген белдерде.
- Мәктәп тәмамлаган укучыларның чиреге башка өлкәләрдәге уку йортларында белем ала. Аларны безнең уку йортларында кирәкле белгечләр әзерләнмәве, иҗади эш һәм фән белән шөгыльләнү өчен инфраструктураның үсешмәве, яшәү рәвеше һәм киләчәктә эш урыннары табу мәсьәләсе борчый.
Бүген мәгариф, фән дәрәҗәсе төбәкнең үсешен күрсәтүче булып тора. Безгә, төбәкнең икътисадын күзаллап, белем бирү программаларын яңартырга кирәк, - диде ул һәм университетларның фән һәм инновацион сектор белән хезмәтен ныгыту өчен Хөкүмәткә киләсе ел ахырына кадәр Технология һәм фән технополисын булдыруны әзерләүне төгәлләргә боерды.
Радий Фәрит улы, укуда югары нәтиҗәләргә ирешеп, республика Башлыгы стипендиясен алучы студентларның һәм аспирантларның стипендиясе ике тапкыр артачагын да әйтте.
Фото: яндекс ру.
Читайте нас: