Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 20:00

Төбәкнең сәламәт көчләрен берләштерү мөһим

Юллама декларатив түгел, ә тормышчан, анда куелган бурычлар – гамәлгә ашырырлык. Республика Медицина палатасы рәисе Дамир Сабирҗанов бүгенге Юлламага карата шундый фикер белдерде.

“Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Юлламаны ил Президентының сәламәтлек саклау тармагына басым ясалган май указларыннан башлавы очраклы түгел.
Радий Хәбиров куйган бурычларны төбәк көчләрен – башкарма власть, иҗтимагый оешмалар, табиб компетентлыгы, аның эшен оештыру, яклау, авыру белән мөнәсәбәте өчен җавап бирүче Дәүләт медицина палатасын берләштергән шартларда гамәлгә ашырып була”, – диде ул.
Фото: Олег Яровиков фотосы
Читайте нас: