Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 19:29

Сәләтле яшьләр - яшьтәшләренә үрнәк

Радий Хәбиров талантлы яшьләр белән горурлануын белдерде.

Республика яшьләренә һәм укучыларына үзләренең сәләтен төрле бәйгеләрдә, ел саен уздырылып килүче чемпионатларда күрсәтергә мөмкинлек бар. Алар робототехника, “Яшь профессионаллар” , инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатларында катнаша һәм алдынгы урыннар ала. Бу хакта чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров билгеләп үтте.
Радий Фәрит улы, залда утыручы чемпионнарны бастырып, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
- Сез - бик сәләтле, мактауга лаек яшьләр! Яшьтәшләрегезгә сезне үрнәк итеп куярлык! — диде республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров.
Фото: Эдуард Дилмөхәммәтов фотосы.
Читайте нас: