Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 14:06

“Рудольф Джулианидан үрнәк алыгыз!”

Муниципалитет башлыгы үз вазыйфасында ике сроктан артык эшләргә тиеш түгел, дип саный Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

- Хакимият органнарында эшләүчеләр тармакларның, территорияләрнең үсеше, кешеләрнең иминлеге өчен җавап бирә. Шуңа да алардан сорау аеруча зур булачак. Командамда карашлары сүнгән битараф кешеләр булмаячак, — дип белдерде Радий Хәбиров беренче Юлламасы белән чыгыш ясаганда. — Ваемсыз түрәләрне мин беркайчан да якламаячакмын. Власть коррупция кебек күренешнең үз сафларында булуын танырга һәм аңа каршы көрәшергә тиеш.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, кайбер хакимият башлыклары дистә еллар буе “артык эш кыйратмыйча” үз вазыйфаларында утыра һәм еш кына шау-шу куптарган җәнҗаллардан соң гына эштән китә.
-- “Башкортстан Муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясеннән әлеге проблема буенча фикер алышуны оештыруны сорыйм. Сез, бәлки, депутатлар советлары белән берлектә, хакимиятнең башка дәрәҗәләрендәге кебек үк, муниципаль берәмлек башлыгы үз вазыйфасында ике сроктан да артык эшләргә тиеш түгел, дигән нәтиҗәгә килерсез, — диде Радий Фәрит улы. - Минемчә, җитәкче үзенең идарә потенциалын һәм инициативаларын тулысынча гамәлгә ашыру өчен бу вакыт җитәрлек. Ә нәтиҗәле эшләгән һөнәри идарәче теләсә кайсы очракта да эшсез калмаячак.
Радий Хәбиров шәһәр һәм район башлыкларын дөньяда иң уңышлы эшләүче муниципалитет җитәкчесе Рудольф Джулианидан үрнәк алырга чакырды.
Фото: ("Башинформ" сайтыннан)
Читайте нас: