Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 11:19

Һәркем җаваплылык тойсын!

14 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кече һәм урта бизнесның “Русия терәге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы лидерлары съездында чыгыш ясады.

– Республикада бизнесны үстерү өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Күп кенә күрсәткечләр, шул исәптән кече эшкуарлык субъектлары саны буенча без Русиядә лаеклы урын алып торабыз. Республика хакимияте бизнеска карата ачык, дустанә мөнәсәбәттә. Республика, аеруча муниципаль власть органнары сезгә ярдәм итәчәк һәм сез моны тиздән тоярсыз, дип ышанам. Республика властьлары гадел. Бизнесның бездәге барлык ресурсларга карата да тигез мөмкинлекләргә ия булуын тәэмин итәргә тырышачакбыз. Башкортстан хакимияте җаваплылык тоя һәм без һәр сүзне эш белән исбатлаячакбыз. Һәм без партнерларыбыз – бизнесменнарның да бизнесның җаваплы эш икәнлеген аңлавын теләр идек, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Русия терәге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Калининга, башкарма дирекциясенең төбәк үсеше бүлеге җитәкчесе Олеся Дерябинага һәм Башкортстан төбәк бүлегенең башкаручы директоры Тимур Локмановка Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шулай ук, Республика йортында Радий Хәбиров кече һәм урта бизнесның “Русия терәге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Александр Калинин белән очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлекне ныгыту, кече бизнеска ярдәм итүнең уртак проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас: