Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 11:11

Рөхсәтне сез бирдегез...

Республикада 25 декабрьгә кадәр алданган дольщиклар өчен күпкатлы биш йорт сафка кертелергә тиеш. Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Григорий Невоструев хәбәр итте.

17 декабрьгә республикада 97 проблемалы объект исәпләнгән. Алданган дольщиклар исемлегенә 2700 кеше кертелгән һәм бу сан артуын дәвам итә. Унбер айда проблемалы йортлар исемлегеннән 11 йорт алынган, аларның күпчелеге Уфада, Уфа районында, Салаватта һәм Нефтекамада урнашкан. 674 алданган дольщик, ниһаять, күптән көтелгән фатир ачкычларын алган.
Уфаның “Серебряный ручей” бистәсендә 25 декабрьгә кадәр – бер йорт, Яңа-Булгаковода дүрт йорт сафка кертелергә тиеш. Киләсе елның гыйнвар-февралендә Уфа районының “Миловский парк”ындагы өч йорт төзелеше тәмамланачак, 230 кешегә ачкыч тапшырылачак.
Июль-августта шушы бистәдә фатир сатып алучы 400 кеше күчереләчәк. Киләсе елда алданган дольщикларның 64 йорты төзеп бетерелергә тиеш.
— Бер елда 64 йорт тапшыру — чамадан тыш зур бурыч. Кайберләре буенча финанс мәсьәләсе хәл ителмәгән. Шул сәбәпле киләсе дүшәмбедә аны хәл итүнең финанс-икътисади механизмнарын күрсәтүегезне үтенәм. Арытаба ничек эшләргә тиешлегебезне ачыкларга кирәк, — диде Радий Хәбиров. — Бу бик җитди мәсьәлә. Хакимият башлыклары мине ишетәдер дип ышанам. Бу йортларны төзүгә рөхсәтне Невоструев бирмәгән. Мин ул вакытта бөтенләй монда түгел идем. Хөрмәтле коллагалар, рөхсәтне сез бирдегез...
Фото: "Миловский парк" төркеменнән
Читайте нас: