Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 13:23

Медицина һәрвакыт өстенлекле юнәлеш булачак!

Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында сәламәтлек саклауның һәрвакыт беренчел юнәлеш булып калачагына басым ясады.

Аеруча балалар сәламәтлегенә игътибар кирәклеге ассызыкланды. Мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүнең хәл ителеп бетмәгән мәсьәлә булуын билгеләде.
Мөмкинлекләре чикле булган балаларга пособиене арттырырга кирәклегенә басым ясады. Мондый бала тәрбияләгән гаиләләрне торак белән тәэмин итүне көчәйтүне таләп итте. Бу җәһәттән ул “Үзенчәлекле балалар” фондының уңышларын билгеләп үтте.
Радий Хәбиров Авыргазы районында күрү сәләте начар булган балалар өчен республикада бердәнбер Библиотерапия үзәген мактап телгә алды.
“Дарулар белән тәэмин итүне тәртипкә салырга кирәк! – диде республика җитәкчесе. – Тиешле дарулар һәркемгә вакытында барып җитәргә тиеш!”
600дән артык фельдшер-акушерлык пунктының авария хәлендә булуына тиз арада игътибар юнәлтергә кушылды.
Яшьләр сәламәтлегенә игътибарны арттырып, алкоголь һәм тәмәке сатуны чикләү буенча чаралар күрүне йөкләтте ул.
Фото: pixabay
Читайте нас: