Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 14:03

Күпбалалы гаиләләргә торак алу җиңеләя

Алдагы елда әлеге максатка ирешү өчен ярты миллиард сум акча бүленәчәк.

Балигъ булмаган биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә торак алу өчен финанслауның күләме ике тапкыр арттырылды. Бу хакта Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында белдерде.
Алдагы елда әлеге максатларда ярты миллиард сум акча бүленәчәк.
Республика җитәкчесе чыгышында "Ата-ана даны" медале белән бүләкләнгән Галия һәм Самат Зәйнуллиннар гаиләсен билгеләп үтте. Алар биш бала тәрбияләп үстергән. Ринат исемле уллары Чечняда һәлак булган һәм "Батырлык өчен" ордены белән бүләкләнгән.
Фото: V-2018-godu.su
Читайте нас: