Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 19:32

Күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме артачак

"Өч яшькә кадәр булган нәниләрне балалар бакчаларына урнаштыру мәсьәләсе дә кискен тора", - диде Радий Фәрит улы.

Республикада гаилә һәм демография мәсьәләсе һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бу ел республикада “Гаилә елы” дип игълан ителде һәм моңа кагылышлы бик күп проектлар гамәлгә ашырылды.
Аларның һәркайсы гаилә сәясәтен, балалыкны һәм аналарны яклауга юнәлтелгән. Бу җәһәттән киләсе елда да уңай үзгәрешләр көтелә.
- Алдагы елда 5 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче гаиләләргә торак алу өчен күрсәтелүче дәүләт ярдәмен ике тапкыр арттырачакбыз, - диде республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында.
Фото: яндекс ру.
Читайте нас: