Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 19:59

Хезмәт кешесенә "рәхмәт" сүзе кадерлерәк

“Тамыр” телерадиостудиясе директоры Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Юлламасына карата фикерен белдерде. Гөлназ Колсарина халыкның “бер рәхмәт мең бәладән коткара” дигән мәкален ни өчен исенә төшерүен аңлатты.

“Балалар белән эшләүче кеше буларак, күңелемә гади, ачык сөйләм якын. Бүгенге Юллама тәгаен кеше язмышларына нигезләнгән.
Залда тыйнак, гади хезмәт ияләрен, намус белән яшәүче фидакарьләрне, күңелләрен эшкә салган гаиләләрне, яшь егет-кызларны күреп шатландым.
Башкортстан аларга таяна, республика киләчәге аларга бәйле. Күп кенә хезмәт кешеләренә ниндидер матди әйберләргә караганда гади рәхмәт сүзе кадерле,” – диде ул.
Фото: Олег Яровиков фотосы
Читайте нас: