Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 11:13

Газоннардагы машиналар алыначак

Радий Хәбиров белдерүенчә, Мәскәүгә якын урнашкан төбәкләрдә газонга куелган машиналар өчен гражданнарга ел саен 2 миллиард сум штраф салына.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Күмертау шәһәрендә эш сәфәре белән булганда газоннарда машина кую мәсьәләсенә игътибар итте һәм киләчәктә бу җәһәттән яңа структура барлыкка киләчәген белдерде.
- Машиналарның балалар мәйданчыгында торуы дөрес түгел. Машиналар кую өчен махсус урыннар булдыру кирәк. Киләчәктә бу мәсьәләне дә хәл итәчәкбез, - диде ул.
Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: