“РИА Рейтинг” агентлыгы Европа, Русия, Казахстан һәм Төркиядә яшәүчеләрнең чыгымнарын тикшергән. Тикшеренүдә дәүләт статистика хезмәтләре һәм “Росстат”, шулай ук Халыкара валюта фонды мәгълүматлары кулланылган.
Люксембургта яшәүчеләр азык-төлеккә барысыннан да азрак (бюджетларының 8,7 проценты) акча тотына. Бөек Британиядә әлеге күрсәткеч – 10, Нидерландта – 10,6, Ирландия, Финляндия, Австрия, Норвегия һәм Швейцариядә 12 процент тәшкил итә.
Элекке СССР һәм Көнчыгыш Европа дәүләтләре гражданнарының чыгымнары - иң югарысы. Русия әлеге рейтингта 31нче урынны били.
Рейтингның иң соңгы баскычында – Украина. Анда яшәүчеләр бюджетларының 50,9 процентын туклануга тота. Казахстан һәм Молдавия гражданнары чыгымнарының 40 проценттан артыгын азык-төлеккә сарыф итә.