“Төбәк власте өчен дә, аның халкы өчен дә мөмкин булмаган бернәрсә дә юк — бу турыда тәгаен мисаллар һәм язмышларда Радий Хәбиров халык белән эмоциональ сөйләште. Чыгыш ясамады, нәкъ менә сөйләште, – диде Эльвира Аеткулова. – Анда Хөкүмәткә дә, депутатларга да йөкләмәләр бар.
Хезмәттәшләр белән бергәләп, “кешеләр үзләрен ятим итеп тоймасын өчен” эшләячәкбез. Шуңа күрә шундук 2021 елга кадәр өч яшькә кадәр сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү бурычын гамәлгә ашыру буенча очрашу үткәрдек.