Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 19:31

Элекке җитәкчелек аерым хөрмәткә лаек

-- Республикада хакимиятнең законлы һәм демократик алышынуы традицияләрен ныгыту, элекке җитәкчеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт турында әйтәсем килә. Өлкән буын аерым хөрмәткә лаек, — диде Радий Хәбиров.

— Бу залда бүген безнең белән Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов та бар. Авыр борылыш елларында ул республика данын саклап калу һәм арттыруга зур көч салды. Мин аңа тирән ихтирамымны белдерәм. Рәхмәт Сезгә, Мортаза Гобәйдулла улы!
Шулай ук Рөстәм Зәки улы Хәмитовка да рәхмәт әйтәсем килә. Хакимиятнең ачыклыгы, масштаблы мәдәни форумнар, ШОС һәм БРИКС саммитлары, республиканың дөньяга танылуы – болар Сезнең хезмәтегез!
Башкортстанның элекке җитәкчеләренә Конгресс-холл залында утыручылар аягүрә басып алкышлады.
Радий Хәбиров эшчәнлегендә үзенең төп өстенлекләрен билгеләде. Болар -- һәр кеше турында кайгырту, республика халкының тормышын яхшырту. «Ассызыклап әйтәм: нәкъ менә һәр кеше турында кайгырту», — дип кабатлады ул.
Фото: Динар Кәлимуллин фотосы.
Читайте нас: