Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 11:12

Дүрт мең подъезд ремонтланачак

Бүгенге оператив киңәшмәдә скХөкүмәт Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев киләсе елда подъездларны ремонтлау планнары белән уртаклашты.

Элегрәк Радий Хәбиров 2024 елга авария хәлендәге бөтен подъездлар ремонтланачак, дип белдергән иде.
— Республикада күпкатлы йортларда барлыгы 48 мең подъезд бар, шуларның 26 меңе ремонтлауга мохтаҗ. Киләсе елда бу максатларга 1 миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Шуның 88 процентын республика бюджеты бүлә, 10 проценты — муниципалитетлар бюджетыннан, 2 проценты идарә итүче компанияләрдән һәм милекчеләрдән җыелачак. Бу акчага 4 меңнән артык подъезд ремонтланачак, - диде Михаил Киреев.
Фото: ivbg.ru
Читайте нас: