Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 20:00

"Чираттагы Юлламаны халыкка оран дип кабул итәргә кирәк"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына Юлламасына карата күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Виктор Пчелинцев шундый фикердә.

- Республика җитәкчесе үз чыгышында җәмгыятьтә булган проблемаларны ачып кына калмады, - диде ул. - Аларны хәл итәргә кирәкле вакытны билгеләде. Әлбәттә, аларның күбесе җәмгыятьтә күптән яши, ә чишелеше һаман кичектерелә килде. Юлламадан күренүенчә, артка чигенергә урын юк, чыганаклар билгеле. Вакытын да, акчасын да табу юллары күрсәтелде.
Радий Хәбиров республикада яшәүче һәркемгә мөрәҗәгать итте, Башкортстан һәм Русия мәнфәгатендә һәркем үз урынында файдалы булуны максат итеп куйды. Илнең киләчәге булган яшьләр, балалар турында кайгыртучанлык күрсәтүе аеруча кыйммәтле.
Быелгы Юллама - без төзиячәк бинаның нигезе, кирпечләрен берләштерүче цемент та.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: