Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 11:20

“Бурычыбыз гади – эш барсын”

Ишембай районында һәм Күмертау шәһәрендә ул ничек үтәлә? Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республиканың көньяк төбәгендә урнашкан Ишембай районы һәм Күмертау шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Игътибар үзәгендә социаль һәм сәнәгать объектлары булды.

Республика җитәкчесе Ишембай шәһәренең Кузьминовка һәм “Юрматы-2” бистәләрендә яшәүче­ләр, Әрметрәхим авылы кеше­ләре белән очрашуларда су, газ үткәрү, юлларны төзекләндерү мәсь­әләләре хәл ителәчәген белдерде.
Күмертауга сәфәр барышында да торак-коммуналь тармакка кагылышлы сораулар күп булды.
– Башкортстанда күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау буенча республика программасы эшли башлады. Алты елда барлыгы 26 мең подъезд тулысынча төзекләндереләчәк, – диде Радий Хәбиров бу уңайдан.
Ишембай бала тудыру йортында Радий Хәбиров табиблар һәм яшь әниләр белән аралашты. Бина 1951 елда төзелгән һәм заман таләп­ләренә җавап бирми. Ике елдан биредә яңа бала тудыру йорты булачаган әйтте җитәкче.
Петровское авылы участок дәваханәсендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы амбулатория һәм дүрт кой­кага исәпләнгән көндезге стационар белән танышты. Медицина учреж­дениесендә бер тера­певт җитешми, стоматолог юк. Пациентлар сүз­ләренә караганда, стационарда урыннар җитми, шуңа күрә берничә атна чиратта торырга туры килә. Гомумән алганда, дәваханә капиталь ремонтка мохтаҗ. Радий Хәбиров республика Сәламәтлек саклау министрлыгына урындагы хәлне өйрәнергә кушты.
– Ремонт эшләренә акча бүлә­чәкбез, койка фондын арттырачакбыз, – диде төбәк җитәкчесе. – Иң мөһиме – чын күңелдән эшләргә теләүче табиблар бар.
Радий Хәбиров күпфункцияле муниципаль хезмәтләр күрсәтүче үзәктә дә булды. Андагы чиратлар, көтү вакыты белән кызыксынды. Хезмәткәрләргә эш хакын арт­тыруның яхшы нәтиҗәләр бирүен ачыклады.
Ишембайда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Уфа дәүләт авиация техник университеты филиалында да булды, уку йортының үсеш перспективалары белән кызыксынды. 1982 елга кадәр бу бинада Радий Хәбиров белем алган 11нче мәктәп урнашкан бул­ган. Мәктәп елларын республика җитәк-чесе укытучылары Әллүрә Сафиуллина һәм Әнвәр Шәңгәрәев белән очрашу вакытында искә алды.
Шуннан соң Радий Хәбиров банкрот дип игълан ителгән оек фабрикасы тулай торагында яшәүчеләр белән очрашты. Бүлмәләр конкурс процедуралары кысаларында сәүдәләрдә сатылган, ләкин биредә яшәүчеләрнең күчәр урыны юк. Республика җитәкчесе бу мәсьәләне хәл итәчәген әйтте.
Төбәк җитәкчесе Петровское авылында балалар йортында булды. Радий Хәбиров балалар белән аралашты, аларның укудагы уңышлары, шөгыльләре, киләчәккә планнары белән кызыксынды, Уфага экскурсиягә чакырды. Радий Хәбиров балалар белән бергә Кыш бабай һәм әкият персонажлары әзерләгән Яңа ел тамашасын карады. Балаларга алдан хәстәрләнгән бүләкләрен таратты.
Эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ишембай районының сәнәгать потенциалы белән дә танышты.
“Инман” заводы Русиядә дә, чит илләрдә дә бик кирәкле кран-манипуляторлар чыгара. Ә “Витязь” машиналар тө­зү компаниясе 1 500 кешене эш уры­ны һәм яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итә.
— Мондый заводларга ярдәм итәргә, яңа заказлар эзләргә, модернизацияләргә, киңәйтергә кирәк. Бу хакта Мин Русия сәнәгать министры Денис Мантуров белән очрашуда сөйләргә җыенам. Завод эшче-ләренә Сәнәгатьне үстерү фондыннан һәм башка программалар буенча ярдәм итәчәкбез, — диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе җитештерү цехларын, техника үрнәкләрен карады, завод җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән аралашты.
Күмертауга эш сәфәре барышында Радий Хәбиров “Квантолаб” балалар технопаркында булды, остазлар һәм яшь квантолабчылар белән аралашты, аларның эшләнмәләре һәм киләчәккә планнары белән кызыксынды, уку зоналарын карады.
Шулай ук Күмертауда “Сапсан-Арена” боз сараен ачу тантанасында булды. Биредә хоккей, фигуралы шуу белән шөгыльләнү һәм бозда төрле тамашалар үткәрү өчен барлык шартлар тудырылган. Күмертаудагы ябык боз аренасының гомум бәясе 315 миллион сум тәшкил иткән. Кирәкле акчаны “Башнефть” компаниясе биргән.
— Күмертау белән мине күптәнге мөнә-сәбәтләр бәйли, мин университетта укыганда биредә студентлар төзелеш отрядында эшләдем. Искиткеч Боз сарае төзелгән, ә бәйрәмгә буш кул белән килергә ярамый. Шуңа мин шәһәргә яңа стадион бүләк итәргә карар иттем, — диде Радий Хәбиров.
Ә урындагы “Сапсан” хоккей командасына Башкортстан җитәкчесе ярышларга йөрү өчен уңайлы автобус бүләк итәргә вәгъдә бирде.
Радий Хәбировның Күмертауга эш сәфәре кич белән Маячный авылында май сыгу заводында тәмамланды. Башкортстан җитәкчесе үзәк диспетчерлык предприятие­сендә булды, көнбагыш эшкәртү барышын карады.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, иң мөһиме — предприятиене республика кырларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү.
— Бу авыл хуҗалыгы предприятие­ләрен үстерергә һәм авылда яңа эш урыннары булдырырга ярдәм итәчәк, — дип билгеләде Башкортстан җитәкчесе.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.
Читайте нас: