Благовар хәбәрләре
+15 °С
Облачно
ВКОК
Көнүзәк
18 Декабря 2018, 14:33

Бу тармак безне һаман туйдыра әле...

Республикада 350 миллиард сумлык азык-төлек продуктлары җитештерү мөмкинлеге бар. Әмма гамәлдә республикада аның нәкъ яртысы гына кулланыла һәм 170 миллиард сумлык продукция җитештерелә.

- Эшкәртү куәтен арттыру – республика авыл хуҗалыгы сәнәгате алдында торучы беренче бурыч шушы, - диде Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында.
Ул предприятиеләрне банкротлыкка чыгаруга кагылышлы фикерен дә белдерде.
— Бәлки, авыл икътисадын ныгытучы, халыкка эш бирүче предприятиеләрне юкка чыгару җитәр?! - диде ул. – Моннан соң без мондый очракларга объектив караш булдырачакбыз һәм хокукый бәя бирәчәкбез.
Фото: "Башинформ"
Читайте нас