Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 19:55

"Без үз көчебезгә ышанабыз"

Һәр кешенең тормыш дәрәҗәсе һәм эчке халәте, кәефе — республика власте органнары эшчәнлеге сыйфатының төп күрсәткече.

"Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Юлламасындагы ачык, гади һәм шул ук вакытта аңлаешлы бу таләп министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук, “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре эшчәнлегенең алгоритмы булачак" - Партиянең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин Юлламага карата әнә шундый фикер белдерде.
“Бу миссияне гамәлгә ашыру өчен республика җитәкчесе Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән 12 гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бүлде.
“Бердәм Русия” партиясе тарафыннан эшче төркемнәр оештырыла, алар бу бурычларның гамәлгә ашырылу нәтиҗәлелеген контрольдә тотачак.
Республикада барлык уңай көчләрне берләштерү аерым бер төбәктәге тормышны яхшыртырга сәләтле. Моңа республика җитәкчесе ышана, без дә ышанабыз”, — диде Руслан Гыйззәтуллин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан
Читайте нас: