Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 13:28

Бер елдан Технополис булырга тиеш

Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында яшьләрне республикада калдыру, моның өчен абитуриентларга югары уку йортларына укырга керү өчен шартлар тудыру бурычы куелды.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең Юлламасында яшьләрнең чит төбәкләрдәге, башка илләрдәге югары уку йортларына китүенә борчылу белдерде.
Ул республикадагы югары уку йортларының барлык яклап та алдынгы урыннарда булырга тиешлеген, вузларның абруен күтәрү өчен алда күп эшләр башкарырга кирәклеген белдерде.
Университетларның фән һәм инновацион сектор белән көчен берләштерү өчен Радий Фәрит улы Хөкүмәткә киләсе ел ахырына кадәр Технополис — республика Фән һәм технология йорты булдыру буенча эшне тәмамларга кушты.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: