Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 14:01

Барлык ата-аналар да компенсация алачак!

Мохтаҗ булу-булмауга карамастан...

Республикада сабыйлары балалар бакчасына йөрүче барлык ата-аналар да компенсация алачак.
Мәгълүм булуынча, әлегә кадәр балалар бакчасы өчен компенсацияне керемнәре бер гаилә әгъзасына яшәү минимумының икеләтә күләменнән азрак булганнар гына ала иде.
- Мохтаҗ булу-булмауга карамастан, сабыйлары балалар бакчаларына йөрүче барлык гаиләләргә дә ярдәм күрсәтергә карар иттем. Хөкүмәт алдында бу максатка чыгымнарны планлаштыру бурычын куям. Гомум алганда, якынча бер миллиард сум акча бүләргә кирәк. Без андый мөмкинлекне табачакбыз. Безгә балаларны төрле яктан үстерү һәм мәктәпкә әзерләү өчен шартлар булдыру мөһим, - диде Юллама белән мөрәҗәгатендә Радий Хәбиров.
Фото: Unikassa.ru
Читайте нас: