Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 13:26

"Банкротлык" дигән сүзне онытырга вакыт!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында халыкның эшле булуының никадәр мөһим бурыч икәнен ассызыклады.

Республика җитәкчесе предприятиеләрнең банкротлык процедурасы аша юкка чыгуын, шушы эштә бик күпләрнең кесә калынайтуын билгеләп үтте.
- Агыйдел елга пароходчылыгын, “Җиргән” машина-трактор станциясен шул рәвешле югалттык, “Башавтотранс” предприятиесен, “Башкортостан” дәүләт нәшриятын югалта яздык, - диде ул.
Ул, шулай ук, хезмәт хаклары буенча бурычларга тукталды. Бүген республика предприятиеләренең 13 мең хезмәткәр алдында 635 миллион сум бурычы бар. Мондый хәлләргә һичкенә дә юл куярга ярамый.
Фото: Вести72.ру
Читайте нас: