Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 13:24

“Балалар түбәсе ишелергә торган мәктәпләрдә укырга тиеш түгел!”

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында мәгариф өлкәсенең иң четерекле мәсьәләләре күтәрелде.

“Бүген Дуван районының Тастүбә мәктәбендә балалар иске, түбәсе җимерелергә торган бинада укырга мәҗбүр. Укучылар тукланырга күршедәге балалар бакчасына йөри. Шуңа карамастан, бу мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары абруйлы югары уку йортларына укырга керә, анда ныклы белемле булуларын күрсәтә,” — дип белдерде республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Радий Фәрит улы залда утыручы Тастүбә мәктәбе укытучыларына рәхмәт белдерде һәм 1,5-2 елдан аларның өр-яңа мәктәптә хезмәт салачакларын вәгъдә итте.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: