Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 14:02

Бәлки, триллион сум акча алырбыз!?

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында илкүләм һәм гомумдәүләт проектларында катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

- Хөрмәтле дуслар! Русия Президенты карары нигезендә төбәкләргә илкүләм проектлар кысаларында триллион сум акча керәчәк. Бу кешеләр тормышында зур алга китеш булачак.
Сүз кешеләрнең хезмәт хакын һәм пособиеләрен арттыру турында бара. Медицинага һәм мәгарифкә, мәдәнияткә, спортка, юллар һәм күперләр төзелешенә, шәһәр һәм авылларыбызны төзекләндерүгә зур ресурслар юнәлтеләчәк.
Безнең республика ил икътисадының яртысын формалаштыра торган әйдәп баручы 10 төбәк арасында. Шуңа күрә федераль үзәкнең ярдәмен алырбыз дип уйлыйм. Эшләргә генә кирәк. Республика Хөкүмәте, сенаторлар, депутатлар гомумдәүләт проектлары аша бу ресурсларны яулау өчен барлык көчен салырга тиеш, – дип билгеләде республика җитәкчесе.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: