Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 19:30

Алданган "дольщиклар” өй туйлаячак

Радий Фәрит улы чыгышында киләчәктә мондый хәлләргә юл куймаска кирәклеген дә әйтте.

Бүген республикада 6 меңнән күбрәк кеше “алданган дольщиклар” категориясенә карый. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт-җыелышы Корылтыйга Юлламасында әйтте.
- Бу мәсьәләне без ахырына кадәр хәл итәчәкбез. Быел ук берничә йорт кулланылышка тапшырылачак. Безгә кыска вакыт эчендә бу проблеманы хәл итәргә кирәк, Әлбәттә, бу зур чыгымнар таләп итәчәк. Әмма без аны хәл итәргә тиеш. Моның белән беррәттән, төзелеш барышы дистә елдан да арткан социаль объектлар бар. Безгә аларны да тәмамлыйсы бар, - диде ул.
Радий Фәрит улы киләчәктә мондый хәлләргә юл куймаска кирәклеген дә аерым билгеләде.
Фото: яндекс ру
Читайте нас: