Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 19:58

Акчаларны бүлүнең ачык схемасы булырга тиеш

Русия-Кытай яшьләр бизнес-инкубаторы җитәкчесе, эшкуар Иван Абрамов Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасына кагылышлы тәэссоратлары белән уртаклашты.

“Бизнес вәкиле буларак, мин эшләргә һәм җитди нәтиҗәләргә ышанырга күнеккән. Миндә аерым оптимизм бар. Ул "Бу тормышта үзеңә генә ышанырга кирәк" дигән төшенчәгә нигезләнә. Әмма социаль, медицина өлкәләрендә, кадрлар ротациясендәге беренче адымнар хәзер республикада сүз артыннан нәтиҗәле эш барлыкка килүе турында сөйли, — диде ул.
– Юлламада муниципалитет башлыкларын инвестицион җәлеп итүчәнлек принцибы буенча рейтинглау, шулай ук, инвесторларны кулда күтәреп йөртергә кирәк, дигән фикерләре кызыклы булды. Без соңгы ике елда республика белән хезмәттәшлек итәргә әзер булган Кытай малтабарларын җәлеп итү белән шөгыльләнәбез, хәзер хәл уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез.
Дәүләт проектлары кысаларында республикага төрле бюджетлардан зур акчалар җәлеп итү идеясе дә илһамландыра. Әмма бу акчаларны бүлүнең ачык, аңлаешлы, гади схемасы эшләнергә, аның алдында барысы да тигез булырга тиеш.
Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.
Читайте нас: