Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 декабрь 2018, 13:27

2021 елга - яңа 49 балалар бакчасы

Радий Хәбиров өч яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында урыннар белән тәэмин итү бурычын куйды.

"2021 елга республикада өр-яңа 49 балалар бакчасы төзеләчәк. Ләкин бу проблеманы тулысынча хәл итмәячәк әле. Аз чыгым таләп итүче вариантлар эзләргә кирәк, муниципалитетларда шушы максатка әлегәчә файдаланылмаган биналарны үзгәртеп кору зарур.
Халыкта ихтыяҗ бар икән, шәхси балалар бакчалары, сабыйларны тәрбияләү һәм карау төркемнәре ачарга кирәк. Моның өчен эшкуарларга субсидияләр, грантлар бирү шарт" , - диде чыгышында Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров Юлламада өч яшькә кадәр балаларны бакчаларда урынлы итү буенча анык "юл картасы" булдыру бурычын куйды.
Фото: Социаль челтәрләрдән
Читайте нас: