Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 13:07

Сәхнәдә - «Алтын ачкыч – Remake»

22 декабрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры агачтан юнып ясалган малай – әкият герое Буратино турындагы «Алтын ачкыч – Remake» исемле музыкаль маҗара тәкъдим итә.

Буратино ролендә - Ирада Кадыйрова, Әти Карло - Илдар Сәетов, Карабас-Барабас - Хәким Мортазин, Ринат Баймурзин, Пьеро - Урал Әминов, Мальвина - Милена Ишәева, Арлекин - Артур Кәбиров, чикерткә - Артур Кунакбаев, Дуремар - Ирек Булатов, Артемон - Руслан Хайсаров, Тортила - Минзәлә Хәйруллина, Трактирчы - Юнир Коланбаев.
Мәктәпкә барырга теләми, аңа тик шаярырга һәм тәртип бозарга гына булсын. Шуңа да ул һәр вакыт төрле маҗараларга тарый. Кем соң аның тәртибен кискен үзгәртә? Кемнән малай Алтын ачкыч ала, кем ул карт ташбака Тортила, Әти Карло, Карабас-Барабас?
Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан.
Читайте нас: