Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 18:27

Мохтаҗлар субсидия алачак

Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү җәһәтеннән гражданнарга социаль йөкләнешне киметү буенча өстәмә чаралар билгеләнгән. Алар 1 гыйнвардан гамәлгә кертеләчәк.

Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников хәбәр итте. Беренче чара — торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарны компенсацияләүгә, икенчесе торак-коммуналь хуҗалыкка түләүләрне субсидияләүгә кагыла.
Компенсацияләрне Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, радиация тәэсиренә дучар булганнар, тыл хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, күпбалалы гаиләләр, гомумән, 505 мең кеше, ә субсидияне 116 меңгә якын гаилә алачак.
Фото: liveinternet.ru.
Читайте нас: