Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 13:06

Кремль музейлары һәм Корал палатасы хазинәсе – Уфада

Михаил Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музеенда узган гасырларда ясалган булат кылычлар, патша киемнәрен, атны парадка чыгарганда кулланылган әйберләрне күрергә мөмкин булачак. 18 декабрдә Мәскәү Кремле музейлары фонды һәм Корал палатасы хәзинәсе күргәзмәсен ачу тантанасы үтәчәк. Әлегә Мәскәү реставраторлары башкала музеенда экспонатларны урнаштыру белән мәшгуль.

Корал палатасы хазинәсе беренче тапкыр Башкортстан халкы игътибарына тәкъдим ителәчәк. Иран, Төркия осталары койган булат кылычлар, калкан һәм башка хәрби кораллар - Мәскәүдән барлыгы 59 экспонат күргәзмәгә китерелә. Аларның күбесе Русия патшаларына бүләк була. Дәүләт җитәкчеләренең парад киемнәре дә музей кунакларын хәйран калдырыр, дип көтелә.
М. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее директоры Айрат Терегулов әйтүенчә, күргәзмә 18 декабрьдән киләсе елның мартына кадәр эшләячәк. Тематикасы - Русия патшалары һәм императорларының арсеналына багышланган. Экспонатларның күбесе фондларда саклана һәм беренче тапкыр Кремль музейларыннан читтә оештырылган күргәзмәгә куела.
Фото: "Культура Башкортостана" сайтыннан.
Читайте нас: