Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 17:25

Кая илтә ипотека?

Русия Банкының төп ставканы 7,5 проценттан 7,75 процентка кадәр арттыру турындагы карары ипотека кредитларының кыйммәтләнүенә китерәчәк.

Русиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин шул турыда кисәтте, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Шул ук вакытта ул министрлыкның вакыйгаларның бу рәвешле үсешенә «берничек тә йогынты ясый алмавы» хакында әйтте.
Нәтиҗәдә, ипотека ставкалары якынча 1 процентка артачак, ә яңа төзелгән йортларга ихтыяҗ 10 процентка кимиячәк, дип шәрехләде Үзәк банкның карарын "А101" девелопер компаниясенең коммерция директоры Дмитрий Трубников.
«Базарда торакның үтемлелеге берьюлы барлык төп факторлар хисабына кимүгә бәйле вазгыять туачак», - диде ул.
Фото: BNEWS сайтыннан.
Читайте нас: