24 яшьлек егет "ВАЗ-2111" автомобилендә каршыга килүче "семерка"га бәрелә, аннары "Пежо"га чәкәлә.
Нәтиҗәдә, ике ВАЗның да водительләре, тәүгесендә утырган 25 яшьлек ханым, ике һәм җиде айлык ике нарасый һәлак була. Шушы машинадагы бер хатын һәм "семерка"дагы ир кеше җәрәхәтләр алган.
Гомумән, кичә республикада аварияләрдә 6 кеше һәлак булган, 13е имгәнгән.