Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 11:11

Балалар шуклыгымы, әллә төзек булмаган электрүткәргечме?

Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов “Башинформ” агентлыгына торак йортта янгында балаларын югалткан ике гаилә балигъ булмаганнар эше буенча комиссия контролендә булуын хәбәр итте.

– Гаиләләр контрольдә иде, комиссия хезмәткәрләренең соңгы визиты җомга көнне булды. Килеп туган факт буенча тикшерү органнары эшли.
Янгынның ике версиясе карала: балалар шуклыгы һәм төзек булмаган электр үткәргечләре, — дип хәбәр итте Айдар Суфиянов. – Узган төнне ике бала үлгән бер гаилә агымдагы елның май аенда исәпкә алынган, ә икенче гаилә — ноябрьдә. Хәзер Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия эшли.
Район буенча 22 төркем эшли, алар барлык гаиләләрне йөреп чыгачак. Яңа ел алдыннан һәм бәйрәмнән соң тиешле ведомстволарның дежур торуы көчәйтеләчәк.
Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас: