Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 декабрь 2018, 18:26

“70 сумнан артык булырга тиеш түгел!”

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә күтәрелгән төп тема каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү процессы һәм бу җәһәттән аз тәэмин ителгән гаиләләргә социаль ярдәм чаралары билгеләүгә багышланды.

Премьер-министр урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен уртача түләү күләме — 70-99 сум, шәхси йортлар хуҗалары өчен 71-100 сум булачак, дип белдерде.
Чүп-чар җыю оештырылмаган торак пунктта яшәүчеләр өчен әлеге түләү беренче кварталда 35 сум тәшкил итә. Икенче квартал башында, операторлар контейнерлар урнаштырып, аны яңадан исәпләячәк.
— Кеше башына 70 сумнан артык төшәргә тиеш түгел, — диде Радий Хәбиров. — Зоналарга бәйле рәвештә, түләүләрнең 50-90 сум булуы аңлашыла. Моңа кадәр чүп-чар җыю оештырылмаган авыллардагылар өчен түләү 35 сумнан артмаска тиеш. Арытаба хакларны күтәрүгә килгәндә, Төбәк операторларының ничек эшләвенә карарбыз.
Фото: Газета.ру
Читайте нас: