Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2018, 18:13

Ярдәм булачак!

Республика җитәкчесе Ишембай районында сәфәрен дәвам итеп, "Юрматы-2" бистәсендә булды. Андагы халыкны торак мәсьәләләре борчуы ачыкланды.

2025 елга кадәр биредә күпфатирлы йортларда 56 мең квадрат метр һәм шәхси җирләрдә 16 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.
Бүген монда 48 шәхси йорт һәм ике-өч катлы 36 фатирлы йорт төзелгән. Актив төзелеш үсешенә тиешле инженерлык инфраструктурасы булмау комачаулый.
Радий Хәбиров биредә киләсе елга газ кертелә башлаячагын әйтте. Су, юллар, төзекләндерү мәсьәләләренең дә хәл ителә барачагын билгеләде.
Халык алданган дольщиклар, мәктәпләр һәм табиблар җитешмәү хакында да сүз кузгатты. Республика җитәкчесе тарафыннан аларга ярдәм вәгъдә ителде.
Читайте нас: